Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Әлмәттә социаль ипотека программасы буенча төзелгән яңа йортны файдалануга тапшыру тантанасында катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Мәскәүдә. Төп максаты-Мәскәүдә Татарстан Көннәре кысаларында уздырылган чараларда катнашу.
Зәй районы күп юнәлешләр буенча үрнәк булып тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зәй шәһәренә эш сәфәре вакытында хәбәр итте.
Эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты «Безнең ишегалды» программасы буенча ремонтланган ишегалларының берсендә булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Минзәлә муниципаль районында булды. Анда Татарстан Республикасы Президенты кыр эшләренең барышы һәм республика программаларын гамәлгә ашыру белән танышты.
Татарстан Республикасында «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруның барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстан Республикасында 2020 елның 14 августына 1 млн 650,2 мең кв.м торак гамәлгә кертелгән, бу планның 55,4%ы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан яңа коронавирус инфекциясе таралу аркасында кертелгән чикләү чараларын киметүнең өченче этабына күчә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмә видеоконференция режимында республиканың барлык муниципаль районнары белән бергә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чыршылы Елга авылында «сатучысыз кибет» проекты белән танышты.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов бүген Балык Бистәсе муниципаль районына эш сәфәре кылды. Ул урып-җыю барышы белән танышты, районның хуҗалыклары җитәкчеләре, инвесторлар һәм җирлекләр башлыклары белән очрашты.
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мамадыш районында булды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән бергә Рөстәм Миңнеханов урып-җыю эшләренең барышын район кырлары өстеннән очып узып күзәтте. Шәмәк авылы янындагы кырда Татарстан Республикасы Президенты Мамадыш муниципаль районының авыл хуҗалыгы оешмалары, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.