Торак төзелеше программалары буенча Татарстан Республикасында 11 сентябрьгә 1 млн. 945 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу – планның 65,3%ы. 2 атна эчендә үсеш 212 мең. квадрат метр. Үткән елның шушы чорына карата 113,8%. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов шул хакта хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Киләсе ел катлаулы булачак, бюджет кытлыгы җитди булу күз алдыныда тотыла, бюджетның керемнәр өлеше киеренке булыр дип фаразлана. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында хәбәр итте.
Утырыш 2021-2023 елларга Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү фаразының төп параметрларына, 2021 елга һәм 2022, 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын һәм 2021 елга һәм 2022, 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты фаразына багышланды.
Татарстан Республикасында икътисади үсешне тәэмин итү өчен инвестицияләр җәлеп итү һәм зур инвестиция проектларын гамәлгә ашыру буенча эш дәвам итәчәк. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Министрлар Кабинетында узган утырышта белдерде.
Казан тарихи җирлеге территориясен тотрыклы үстерү концепциясе гомумшәһәр фикер алышуына чыгарылачак, Бүген концепцияне тәкъдир иткәннән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мондый тәкъдим белән чыкты.
Тәкъдим итү чарасы Казан Ратушасында узды.
Татарстан башкаласының транспорт инфраструктурасы проблемалары турында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Казан мэры Илсур Метшин мәгълүмат бирде.
Казан мэры Зур Казан боҗрасы төзелеше өчен рәхмәт әйтте. Шул ук вакытта ул гражданнардан шәһәргә кергәндә һәм шәһәрдән чыккандагы кыенлыклар турында күп мөрәҗәгатьләр килүе турында хәбәр итте. Беренче юнәлеш Питрәч районының Көек авылы.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «100% Татарстан» онлайн-форумының пленар утырышында катнашты.
Пленар утырыш Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Хәзерге заман сәнгате галереясендә узды (Казан).
Искәртәбез, «100% Татарстан» онлайн чарасы 30 августтан 10 сентябрьгә кадәр барды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү мэры Сергей Собянин рәислегендә «Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше буенча РФ Дәүләт советы утырышында катнашты.
Искәртәбез, Сергей Собянин «Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше буенча эш төркемен җитәкли. Утырышта илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды. Утырыш видеоконференция режимында узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Татарстанның сәламәтлек саклау учреждениеләре вәкилләренә 17 яңа тиз медицина ярдәме күрсәтү автомобильләре ачкычларын тапшырды. Тантаналы чара С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы каршындагы мәйданчыкта узды. Анда ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Яр Чаллы”, “Түбән Кама”, “Яшел Үзән”, “Чистай” һәм “Менделеевск” алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә (ТОСЭР) эшчәнлек алып бару өчен гаризалар карау буенча комиссияләр утырышын уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополис махсус икътисадый зонасында Белешмәләрне эшкәртү һәм саклау үзәге төзелешен башлап җибәрү тантанасында катнашты.
«Иннополис» МИЗның бу проекты «Росэнергоатом» концерны тарафыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән хезмәттәшлек турында меморандум һәм БЭҮ геобүленү һәм катастрофага тотрыклылык челтәрен үстерү программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.