Яңалыклар

18.04.2013
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында Хезмәтне саклау буенча республика ведомствоара комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды, анда 2012 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда эш урынында имгәнүләр дәрәҗәсе һәм аларны киметү өчен күрелә торган чаралар хакында сөйләшенде. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров алып барды.
18.04.2013
Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының кырыгынчы утырышы 27 апрельдә - шимбә көнне - Россия парламентаризмы көнендә узачак. Бүген бу хакта Татарстан парламенты башлыгы урынбасары Александр Гусев җитәкчелек иткән Президиум утырышында хәбәр ителде.
18.04.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, “Түбән Кама нефть химиясе” ААҖ Директорлар советы рәисе, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, “Түбән Кама нефть химиясе” ААҖ генераль директоры Владимир Бусыгин һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин компаниянең синтетик каучуклар заводында литий катализаторында (СКД-Л) полибутадиен каучугын бүлеп чыгару һәм киптерүнең яңа линиясендә булдылар.

17.04.2013
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан милли-мәдәни үзәгендә узган Татарстан мөселманнарының чираттан тыш VI корылтае делегатларын һәм анда катнашучыларны сәламләде. Ул корылтайның зур әһәмияткә ия чара икәнлеген һәм съездда кабул ителгән карарлардан күп нәрсә торуын билгеләп үтте. ТР Президенты узган корылтайның ике ел элек булуын искәртте. Аның фикеренчә, бу вакыт эчендә мөселман өммәтен торгызу өчен, бик күп эшләнелгән, ләкин башкарасы эшләр шактый әле.
17.04.2013

Бүген Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм XYBASE (Малайзия) компаниясе белгечләре "Казан" халыкара аэропорты үсешенең төп юнәлешләре турында фикер алыштылар. "Казан" Халыкара аэропорт" ААҖ генераль директоры Алексей Старостин җәйге Универсиада 2013 уздыру вакытында аэропортта пассажирлар агымы шактый артачак дип хәбәр итте. Аның сүзләренчә, бүген пассажирлар агымы тәүлеккә 4,7 мең кеше тәшкил итә, Универсиаданы уздыру вакытында ул 10 мең кешегә җитә ала. 2012 ел йомгаклары буенча "Казан" халыкара аэропорты 1,5 млн. пассажирга хезмәт күрсәтте.

17.04.2013

Бүген Казанда “Казан” милли мәдәният үзәгендә Татарстан мөселманнарының чираттан тыш VI корылтаенда республика мөфтие итеп алдагы 4 елга моңарчы мөфти вазыйфаларын башкарган, Мирный бистәсендәге Тынычлык мәчете имам-хатыйбы Камил хәзрәт Сәмигуллин сайланды. Камил хәзрәт Сәмигуллин кандидатурасы бертавыштан хупланды. Корылтайда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

17.04.2013
«СМАРТ Сити Казан» проектының мастер-планы концепциясе һәм проектның гамәлгә ашырылуы киләчәге мәсьәләләре турында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм AJM Planning&Urban Design Group, Straits Consulting Engineers, AmanahCapitalGroupLimited (ACGL) составында Малайзия консорциумы вәкилләре фикер алыштылар. «СМАРТ Сити Казан» проектының мастер-планы концепциясен «СМАРТ Сити Казан» баш архитекторы Норлиза Хашим тәкъдир итте.

17.04.2013
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Эрмитажы генераль директоры Михаил Пиотровский белән очрашты. Әлеге чара ТР Хөкүмәт Йортында узды, Татарстан Республикасы ягыннан ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, “Казан Кремле” дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева һәм башкалар катнашты.

16.04.2013
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Әсгать Сәфәров, җир кишәрлекләре хуҗаларының кадастр бәяләрен базар бәясе күләменә кадәр төшерү буенча судка мөрәҗәгаь итүләрнең артуына бәйле, бу процессларны тәртипкә салу мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узды.
16.04.2013
Бүген Брно шәһәрендә Казан (Идел буе) федераль университеты белән Масарик исемендәге Университет (Брно, Чехия Республикасы) арасында үзара аңлашу турында килешүгә имза салынды. Имзалау тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм Татарстан Республикасы делегациясенең башка әгъзалары катнашты.

Битләр: << 1791 1792 1793 1794 1795 1796 1797 1798 1799 ( 1800 ) >>