Яңалыклар

12.05.2013
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда тарихи биналарны торгызуның барышы белән танышу өчен Иске Татар бистәсе буйлап җәяү узды. Аны Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова озатып йөрделәр.
11.05.2013
Бүген Казанда Агросәнәгать паркы тулы көченә эшли башлады. Россия өчен уникаль булган бу комплекска беренчеләрдән булып Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Аны вице-премьер - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстанның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.
11.05.2013
Татарстан Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фондыннан өстәмә 400 млн. сум акча алачак, дип белдерде бүген Хөкүмәт йортында ТР Президенты һәм ТР Премьер-министры катнашында видеоконференция режимында узган торак төзелеше һәм тапшыру мәсьәләләренә багышланган республикакүләм киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов.
11.05.2013
Торак йортларны җылылык белән тәмин итүне ике контурлы казаннарга күчерү тәртипсез рәвештә түгел, ә махсус әзерләнгән программа буенча башкарылырга тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында уздырылучы атналык киңәшмәдә хәбәр итте.
10.05.2013
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанның тарихи үзәген әйләнеп чыкты. Аны Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова озата бардылар.
09.05.2013

Бүген Казанда совет халкының Бөек Ватан сугышында 68-нче Җиңү көненә багышланган Парад узды. Ирек мәйданындагы бу тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 


09.05.2013
Бүген Казанда Җиңү паркында Дан Мемориалы Колоннадасының Мәңгелек утына һәм Һәлак булган хәрбиләрнең Аналары һәм Тол хатыннарына Монументка веноклар һәм чәчәк салу тантанасы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минитмер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнаштылар.
09.05.2013

Бүген, Җиңү бәйрәмендә, гадәттәгечә Казанның Арча зиратында, Бөек Ватан сугышында ятып калган батырлар һәйкәлләренә һәм хәрби каберлекләргә чәчәкләр салу һәм венок кую тантанасы булды. Бу тантанада ТР Премьер-министры Илдар Халиков,ТР Президент Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров, ТР Президент Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департамент башлыгы Александр Терентьев, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошин, Бөек Ватан сугышы ветераннары, шул исәптән, Советлар Союзы Геройлары – Сабир Әхтәмов һәм Борис Кузнецов катнашты.
09.05.2013
Бүген Казанда Татарстан депутатлары Җиңү көненә багышланган истәлекле чараларда катнаштылар. Парламентарийлар, Икенче Бөтендөнья сугышы ветераннары һәм яшьләр хәрәкәте активистлары Архангел зиратына килде.
09.05.2013
Кадерле татарстанлылар! Хөрмәтле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре! Республикабыз Дәүләт Советы, Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үзем сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгы уңаеннан кайнар котлыйм!

Битләр: << 1781 1782 1783 1784 1785 1786 1787 1788 1789 ( 1790 ) >>