Яңалыклар

27.05.2013

Бүген Әлмәттә «Татнефть» ААҖнең Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә чираттагы Директорлар советы утырышы узды. Утырышта  «Татнефть» ААҖнең  2013 елның дүрт аенда бюджет үтәлеше каралды һәм быелгы июнь аена бюджет расланды, быелның беренче кварталында компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлегенең нәтиҗәләре турында фикер алышынды. 

26.05.2013
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әстерхан өлкәсендә эш визиты барышында Сабан туенда катнашты. Татарларның милли бәйрәме өлкә күләмендә егерме бишенче тапкыр үткәрелә.
26.05.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Лаеш районының Рус Никольские авылында узган рус фольклоры традицион бәйрәме "Каравон"да катнашты.

25.05.2013
Бүген Казан Кремле янында тантаналы рәвештә "Кремльдан Кремльга кадәр. ЮНЕСКО бөтендөнья тарихи-мәдәни мирасын саклап калу" моторалли тәмамланды. Финишта байкерларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе финанслар министры Антон Силуанов каршыладылар.
25.05.2013
Бүген Болгарда, Истәлек билгесе янында, “Изге Болгар җыены”ның рәсми ачылышы үтте. Чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1124 ел тулуга багышланды. Анда катнашкан меңнәрчә кеше арасында татар дин әһелләренең IV форумы делегатлары, Россиянең төп мөселман үзәкләренә кергән Диния нәзарәтләре рәисләре бар иде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу Республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Шәйхел Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдин, Россия мөфтиләре шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, ТР Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин тантананың дәрәҗәле кунаклары булды.
25.05.2013
Бүген Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам дине кабул ителгән көнгә багышланган тантаналы чаралар Елга вокзалы бинасын ачудан башланды. Шушында ук Болгар цивилизациясе музее да урнашкан. Яңа объект ачылышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу Республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Шәйхел Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдин, Россия мөфтиләре шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, ТР Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин һ.б. катнашты.
25.05.2013
Болгар татар мөселман дин әһелләренең даими очрашу урынына әйләнәчәк. Бүген Татарстан Президентының Россиянең мөселман дине лидерлары белән очрашуы вакытында шундый фикер яңгырады. Очрашу “Изге Болгар җыены” кысаларында үтте. Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам дине кабул ителгән көнгә багышланган әлеге тантана Болгар шәһәрендә уза. Бәйрәмгә кадәр ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу Республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Шәйхел Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдин, Россия мөфтиләре шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, ТР Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин Ак мәчеттә булды.
24.05.2013
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Республика клиник онкология диспансеры каршындагы реконструкция ясалган Атом-төш медицина үзәгендә булды. Татарстан Республикасы Президентына өр-яңа позитрон-эмиссион томография бүлеге күрсәтелде.
24.05.2013

Radiance Hospitality Group Сингапур компаниясе “Смарт Сити Казан” территориясендә кунакханә менеджменты һәм кунакчыллык университеты ачырга планлаштыра. Бу хакта бүген сүз компания генераль директоры Йи Пох Леонг белән Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов очрашуында алып барылды. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган бу очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, республика төзелеш, архитектуры һәм ТКХ министрлыгы башлыгы Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев та катнашты.

24.05.2013

Илебез татар дин әһелләренең “Милли тормыш һәм дин” дип аталган IV форумының икенче көнендә бүген пленар утырыш уздырыла. ТР Фәннәр академиясендә изге дога белән башланган шушы чарада катнашкан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов мөхтәрәм җәмәгатьне - Россия Федерациясенең 65 төбәгеннән килгән 680 вәкилне шәхсән үзе сәламләде.

Битләр: << 1781 1782 1783 ( 1784 ) 1785 1786 1787 1788 1789 1790 >>