Яңалыклар

24.05.2013

Быел республикада күп фатирлы торак йортларны капиталь төзекләндерү программасына 41 муниципаль берәмлектә барлыгы 823 йорт кертелгән. Бүгенге көндә шуларның 760 ында эш бара. Бүген ТР Хөкүмәте йортында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә якын көннәрдә калган барлык йортларда эшкә керешү бурычы куелды. 10 сентябрьгә, ягу сезоны башланганчы, бу программаны үтәп чыгарга кирәк булачак.

23.05.2013

Бүген Татартанда Химик көне бәйрәмен Түбән Кама шәһәрендә - Россиянең иң эре нефть химиясе һәм нефть эшкәртү сәнәгатенең үзәгендә билгеләп үттеләр. Быел Түбән Кама беренче мәртәбә бөтен республика кунакларын кабул итү мәйданчыгы итеп сайланды. Бәйрәм чаралары «Нефтехимик» боз сараенда уздырылды. Нефть химиясе тармагында эшләүчеләрне котларга һәм эшләрендәге уңышлар өчен бүләкләргә дип, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, КНИТУ ректоры, профессор Герман Дьяконов, ТР Һәнәр берлекләре федерациясе рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Татьяна Водопьянова һәм башка рәсми затлар килде.

23.05.2013
Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының кырык беренче утырышы 30 майда узачак. Бүген бу хакта Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелек иткән Президиум утырышында хәбәр ителде.
23.05.2013
31 майда Татарстанда “Бердәм Россия”нең партия активын укытуга, белемен күтәрүгә исәпләнгән мәгариф проекты –“Идел-гражданлык университеты”на старт биреләчәк. Курсларда катнашучыларга беренче лекцияне ТР Дәүләт Советы рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы секретаре Фәрит Мөхәммәтшин укыячак.
23.05.2013
Бүген Татарстан Республикасының Министрлар кабинетында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Сетевая компания” ААҖнең Директорлар советы киңәшмәсе узды.
23.05.2013

Нефть химиясенә һәм нефть эшкәртүгә инновацияләр кертү Россия һәм чит ил базарларында әлеге тармакларның конкуренциягә сәләтен саклап калу һәм арттыру өчен кирәкле шарт. Бу фикерне бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Уфада ачылган "Зур химия" III халыкара форумында әйтте. Форумны ачу тантанасында шулай ук Башкортостан Президенты Рөстәм Хәмитов, Россиянең Идел буе округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Россия Федерациясе субъектлары җитәкчеләре, чит илләр илчеләре дә катнашты. Татарстан Республикасы ягыннан форумда катнашу өчен эре нефть химиясе предприятиеләре җитәкчеләре: "Түбән Кама нефть химисе" ААҖ генераль директоры Владимир Бусыгин,"Татнефтехиминвестхолдинг" ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, "ТАИФ" ААҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Сүлтиев һәм башкалар килгән иде.

22.05.2013

Башкортостан башкаласына "Зур химия" форумында катнашу өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Уфа шәһәренең халыкара аэропортында аны Башкортостан Республикасы Премьер-министры урынбасары Дмитрий Шаронов, Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиле Альберт Максютов һәм башкалар каршы алды.  

22.05.2013

Россия инновацион регионнары ассоциациясенең (АИРР) комитетлары утырышын бүген Томскта АИРР Советы рәисе, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. INNOVUS XV Томск инновация форумы-2013 кысаларында узган утырыш эшендә Россия Федерациясе Президентының Себер федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Виктор Толоконский, Томск өлкәсенең Закон чыгару Думасы рәисе Оксана Козловская, АИРР башкарма директоры Иван Бортник катнаштылар. 

22.05.2013

Бүген Рөстәм Миңнеханов Томскка эш визиты кысаларында Томск өлкәсе татарларының Региональ милли-мәдәни автономияләре вәкилләре белән очрашты. Татар мәдәнияты үзәгендә узган очрашуда Томск өлкәсенең Закон чыгару думасы рәисе Оксана Козловская, Бөтендөнья татар конгрессы  рәисе Ринат Закиров та катнаштылар.

22.05.2013

Фәнни эшләнмәләр һәм инновацияләрне гамәлгә кертү Татарстан икътисадының традицион тармакларын – нефть чыгару, нефть эшкәртү, машина төзелешен үстерү өчен мөһим шарт булып тора. Мондый фикерне бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов бүген Томск шәһәрендә INNOVUS XV форумы пленар утырышында чыгыш ясаганда әйтте. Форумда Татарстан делегациясе составына шулай ук республиканың икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы Президентының икътисад мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин да бар иде.

Битләр: << 1781 1782 1783 1784 ( 1785 ) 1786 1787 1788 1789 1790 >>