Яңалыклар

21.05.2013

Бүген ТР Хөкүмәт йортында ТР буенча яңа баш федераль инспектор Ренат Тимерҗановны рәсми рәвештә тәкъдим иттеләр. Баш федераль инспектор постында Ренат Тимерҗанов Рөстәм Идрисовны алыштырды. Ренат Тимерҗановка ТР буенча баш федераль инспектор вазыйфасында федераль башкарма хакимиятнең территориаль органнары эшчәнлеген координацияләү һәм РФ Президенты указлары гамәлгә куелышын контрольдә тоту, шулай ук милләтара килешүне саклау һәм дини экстремизмга каршы көрәш кебек төп мәсьәләләрне хәл итәргә туры киләчәк. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич белдерде.

21.05.2013
Бүген Саранскида узган Идел буе федераль округының Россия Федерациясе субъектлары закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясенең һәм Җирле үзидарә органнарын үстерү буенча округ консультатив советының уртак утырышында җирле үзидарә өлкәсендә законнарны камилләштерү тәкъдимнәре буенча фикерләштеләр. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә катнашты.
21.05.2013
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Moody´s Investors Service халыкара рейтинг агентлыгы вәкилләре белән очрашты. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин һәм башка рәсми вәкилләр катнашты.
21.05.2013
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен яңадан торгызу Республика фондының Попечительлек Советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгарда Халыкара археологик тикшеренүләр үзәге һәм яңа фестиваль комплексы ачылышы тантанасында катнашты. Бу чарада шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе, ТР Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен яңадан торгызу Республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Евгений Гришин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башка рәсми затлар катнашты.
21.05.2013

Бүген Мәскәүдә Бөтенроссия күргәзмә үзәгендәге № 75 павильонында "Комплекслы иминлек - 2013" иминлекне тәэмин итү чараларының халыкара салоны кысаларында күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов та булды.  

21.05.2013
Бүген Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты-КАИда корабльләр төзелеше үзәге ачылды. Вузның өченче белем бирү корпусында узган тантанада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, КМТТУ- КАИ попечительләр советы вәкилләре, университет җитәкчелеге һәм укытучылары катнашты.
21.05.2013
Татарстанга урман хуҗалыгын алып бару, агачтан биоягулык җитештерү, кадрлар әзерләү мәсьәләләрендә Финляндия тәҗрибәсе кызыклы. Бу хакта бүген Финляндия Республикасы Авыл һәм урман хуҗалыгы министрлыгының Урман хуҗалыгы департаменты генераль директоры Юхо Ояла җитәкчелегендәге Финляндия Республикасы делегациясе белән очрашуда ТР Премьер-министры Илдар Халиков белдерде.
20.05.2013

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Җиңел атлетика бөтенроссия федерациясе президенты Валентин Балахничев белән очрашты. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда ТР яшьлəр эшлəре, спорт һəм туризм министры Рафис Борһанов, Универсиада дирекциясе җитәкчесе Владимир Леонов, Татарстан Җиңел атлетика федерациясе президенты Хафиз Салихов катнаштылар. 

20.05.2013

Ленинград өлкәсе делегациясенең Татарстанга килүе – гамәли чара һәм ул өлкә вәкилләрен республиканың төрле тармакларындагы тәҗрибә белән таныштыруга юнәлдерелгән. Бу хакта бүген Ленинград өлкәсе делегациясен җитәкләүче губернатор Александр Дрозденко Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов белән очрашу йомгаклары буенча белдерде. Очрашу Казан Кремлендә узды, анда шулай ук вице-премьер – республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан вице-премьеры Әсхәт Сәфәров, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Ленинград өлкәсе делегациясе әгъзалары катнашты.

19.05.2013

Бүген Татарстанга губернатор Александр Дрозденко җитәкчелегендә Ленинград өлкәсе делегациясе килде. Килүгә кунаклар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә ТР Саба районының Лесхоз бистәсенә бардылар.

Битләр: << 1781 1782 1783 1784 1785 ( 1786 ) 1787 1788 1789 1790 >>