Яңалыклар

21.04.2013

Ел башыннан ТР Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан төзелештә катнашучыларга карата, хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен, 165 карар чыгарылган, шул исәптән, 71 карар – инвестицион һәм индивидуаль торак төзелеше, 17 карар – социаль ипотека програмасы объектлары буенча, 2 карар – Универсиада обьектлары буенча. Бу хакта бүген вдиеоконференция режимында үткән киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин белдерде. Киңәшмәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

21.04.2013

Бүгенге очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “Казахстан тимер юллары” АҖ президенты Әскәр Мамин җитәкчелегендәге делегация һәм Barclays Capital вице-президенты, Meridian Capital компаниясе рәисе Марк Хольцман белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Татарстан ягыннан анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре катнашты.

20.04.2013
Далянь югары технология зонасы эше белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Кытайга визиты кысаларында танышты. Татарстан делегациясе составына шулай ук Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Линар Якупов, халыкара мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов та керә иде.
19.04.2013
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Буа муниципаль районы Советы утырышында катнашты, анда районның яңа башлыгы сайланды. Утырышта шулай ук ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты
19.04.2013
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында Республика Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Татспиртпром” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Көн үзәгенә “Татспиртпром” ААҖ нең 2012 елда финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре, 2013-2014 елларга Директорлар советына һәм ревизия комиссиясенә кандидатлар сайлау мәсьәләләре куелган иде.
19.04.2013

Район дәрәҗәсендә зур булмаган индустриаль парклар оештыру буенча Кытай тәҗрибәсе республикада шундый ук мәйданчыкларны булдырганда Татарстан өчен бик файдалы булырга мөмкин. Моның турыда бүген КНРда эшләүче DoorHan Россия компаниясенә нигез салучы һәм аның гендиректоры Александр Ханин белән очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов белдерде. Очрашу Сучжоуда Татарстан делегациясенең Кытайга визиты кысаларында узды.

19.04.2013
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайга визиты кысаларында Сучжоу индустриаль паркын карады. Татарстан делегациясе паркта социаль инфраструктура үсеше белән танышты.
19.04.2013

Татарстан Республикасы җитәкчелеге махсус икътисадый зоналар оештыру һәм үстерүдәге чит ил, шул исәптән, Кытай тәҗрибәсен өйрәнергә тели, дип белдерде бүген Рөстәм Миңнеханов Кытайга визиты кысаларында Сучжоу индустриаль паркы белән танышу вакытында. Сучжоу индустриаль паркы - Кытай һәм Сингапурның бердәм проекты, Кытайдагы беренче махсус икътисадый зона ул. Рөстәм Миңнеханов аны Сингапурның Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгының һәм Милли үсеш министрлыгының баш министры Ли И Шьен тәкъдиме буенча карарга булды. ТР Президентының Кытайга визиты программасы Сучжоуда Мәдәният һәм сәнгать үзәгендә аның белән очрашудан башланып та китте.

19.04.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Кытайга эш визиты башланды. Татарстан делегациясе составында ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм башка рәсми затлар бар.

18.04.2013

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ акционерларының еллык җыелышы узды. Җыелышта “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ генераль директоры Владимир Бусыгин предприятиенең финанс-икътисади эшчәнлеге турындагы доклад белән чыгыш ясады. Компаниянең 2012 елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Бу ел компания өчен юбилей елы, беренче продукцияне чыгарганга 45 ел узган.

Битләр: << 1791 1792 1793 1794 1795 1796 1797 1798 ( 1799 ) 1800 >>