Яңалыклар

29.04.2013

Экология проблемаларын хәл итү Татарстан Республикасы Хөкүмәте эшчәнлегенең өстенлекле тармакларының берсе булып тора. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында калдыклар белән эш итү бердәм комплекслы системасын оештыру турында киңәйтелгән киңәшмәдә әйтте. Киңәшмә бөтен ТР муниципаль районнары башлыклары белән видеоконференцэлемтә  режимындаТатарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узды.  Аны Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Владимир Кириллов үткәрде. Ул Рөстәм Миңнехановка Татарстан Республикасына чакыруы өчен рәхмәт белдерде. Ул бу киңәшмә Татарстанда беренчеләрдән уздырылуы турында, һәм киләчәктә куллану калдыклары белән комплекслы эш итү системасы буенча мондый киңәшмәләр Россия Федерациясендә федераль округлар буенча узачак дип искәртте.    

29.04.2013

Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Владимир Кириллов белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Чара ТР Хөкүмәт йортында узды. Искә төшерик, Владимир Кириллов Казанга Татарстан Республикасында калдыклар белән эш итү бердәм комплекслы системасын оештыру турында киңәйтелгән киңәшмәне уздыру өчен килде.

29.04.2013

Бүген Татарстан Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Республиканың нефть, газ, химия комплексы предприятиеләренең 2013 елның 1 кварталындагы эшчәнлегенең якынча йомгакларын холдинг генераль директоры Рафинат Яруллин игълан ителде.

29.04.2013
ТР Дәүләт Советы Рәисе, Ауропа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының актуаль мәсьәләләр комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин конгресс бюросының чираттагы утырышында катнашу өчен Страсбургка китте.
29.04.2013

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Большие танцы” шоуының Казан командасы белән очрашты. Очрашуда ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Казан мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов һәм ТР Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов катнашты.

29.04.2013

Бүген Казанда (Татарстан Республикасы) “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы булды. 2013 елның өч ае эчендә компания бюджеты үтәлешенә йомгак ясалды, май аена бюджет расланды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты, “Татнефть” ААҖ Директорлар советы рәисе Р.Н.Миңнеханов алып барды.

28.04.2013

Бүген Казан метрополитенының яңа  станцияләре буйлап поездлар йөрүне сынап карадылар. Беренче пассажирлар арсында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бар иде.

27.04.2013
Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының кырыгынчы утырышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының 2012 елдагы эшчәнлеге турында хисап белән чыкты. “Татарстан бүгенге көндә илдә әйдәп баручы төбәкләрдән санала”, - дип башлап җибәрде ул үз чыгышын. Аның сүзләренчә, узган елны тулаем алганда, уңышлы дип санап була. Аның хисабында билгеләп үтелгәнчә, 2012 елда эчке тулаем продукты (ЭТП) 1415 млрд. сум тәшкил иткән. 2011-2012 елларда ЭТП гамәлдәге бәяләрдә 410,3 млрд. сумга арткан. Динамика, барыннан да элек, җитештерү производстволары, төзелеш үсешенеә һәм куллану ихтыяҗының артуына бәйле.
27.04.2013
Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының кырыгынчы утырышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының 2012 елдагы эшчәнлеге турында хисап белән чыкты.
27.04.2013

Республикада чәчү эшләре дәвам итә, әмма акрын бара. Татарстанда планлаштырылган 1,8 млн. гектар кырның 13 процентында чәчү эшләре төгәлләнгән. Аграрийлар шулай ук шикәр чөгендере һәм көнбагыш чәчү эшенә керешкән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.

Битләр: << 1791 1792 1793 1794 ( 1795 ) 1796 1797 1798 1799 1800 >>