Бүген, Рус теле көнендә һәм Александр Пушкин туган көндә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рус җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Чара М.Җәлил исемендгәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында узды.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Германиягә командировкасы вакытында ул Веймар шәһәрендә булган, анда шәһәр үзәгендә шагыйрь Александр Пушинга һәйкәл куелган. Бу бөек рус шагыйре иҗатын бөтен дөньяда яраталар һәм олылыйлар, диде Рөстәм Миңнеханов.
Бүгенге көндә рус теле – дөнья күләмендә киң яңгыраш алган тел. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Рус теле көненә һәм Александр Пушкинның тууына 217 ел тулуга багышланган тантаналы чарада шулай дип ассызыклады.
Бәйрәмдә Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Римма Ратникова, Юрйи Камалтынов, Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Татарстан Республикасында чәчүлекләр 2895 мең га булырга тиеш, бу сан Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән килешүдә теркәлгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов язылу кампаниясе кыенлыклары турында хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференция режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Роман Шәйхетдинов Татарстан Республикасында 2016 елның икенче яртыеллыгына матбугатка язылу кампаниясе барышы турында хәбәр итте һәм республика территориясендә язылуга чагыштырмача анализ үткәрде.
Татарстан Республикасы төзелеш объектларында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 2016 ел башланганнан бирле хезмәтне саклау өлкәсендә 430 тикшерү уздырылган, барлыгы 5 млн. 926 мең сумга 150 карар чыгарылган.
«Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы тарафыннан оешманың 349 әгъзасына тикшерү уздырылган.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Бүген Казанда М. Җәлил ис. Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янында Александр Пушкин һәйкәле каршында Рус теле көне уңаеннан һәм бөек рус шагыйре Александр Пушкинның тууына 217 тулуга багышланган шигъри митинг узды.
Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Татарстан язучылары һәм шагыйрьләре, мәдәният, фән һәм республика җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фосфорорганик кушылмалар химиясе өлкәсендә Халыкара Арбузов премиясен тапшырды. Мәртәбәле фәнни бүләкләрнең берсе фосфор химиясе буенча 21st International Conference on Phosphorus Chemistry (ICPC 2016) XXI халыкара конференциянең рәсми ачылу тантанасында тапшырылды.
Искәртеп үтик: 5-10 июньдә дөньяның 32 иленнән 350дән артык әйдәп баручы галим органик химияне үстерүнең теоретик һәм практик юнәлешләрендә эшләячәк. Конференциядә катнашучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, конференцияне оештыру комитеты рәисе, Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге А.Е.Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институты директоры, РФА академигы Олег Синяшин һәм химия фәннәре докторы, РФА мөхбир-әгъзасы Николай Нифантьев сәламләде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Әлмәт шәһәрендә Сабантуйны бәйрәм итүдә катнашты. Бәйрәмнең шәрәфле кунаклары Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров, Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Тимур Ногуманов, «Татнефть» гавами акционерлар җәмгыяте генераль директоры Наил Маһанов, нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты киңәшчесе Шәфәгать Тәһәветдинов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре булды.
Сабантуй тантанасын Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин ачып җибәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районына эш сәфәре кысаларында Сабантуйны йрәм итүдә катнашты.
Мәртәбәле кунаклар арасында – «Газпром нефть» ГАҖ идарәсе рәисе, генераль директоры Александр Дюков, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, ООО «Газпром трансгаз Казан» генераль директоры Рәфкать Кантюков, World Class фитнес-челтәренә нигез салучы Ольга Слуцкер, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Алмаз Нәзиров, Архив эше буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рафис Борһанов, «Таттелеком» ГАҖ генераль директоры Лотфулла Шәфыйгуллин.
"Хөрмәтле татарстанлылар!
Татарстан – Россия Федерациясенең югары үсешкә ирешкән сәнәгать төбәкләреннән берсе. Табигатьтән нәтиҗәле файдалану мәсьәләләре республиканың Социаль-икътисадый үсеш стратегиясендә өстенлекле урын алып тора. Әйләнә-тирә мохиткә техноген йогынтыны киметү, гражданнарның югары тормыш дәрәҗәсен тәэмин итү юнәлешендә системалы һәм озак вакытка исәпләнгән эшчәнлек – без гамәлгә ашыра торган дәүләт программаларының төп максаты.