Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән IT-компания җитәкчелеге арасында тиешле килешү имзаланды.
Шунда ук Иннополиста башланып киткән "Сәнәгый Россия цифрлы индустрия" конференциясендә 6 документка имза салынды.
Бүген Татарстан Республикасына «Ростех» дәүләт корпорациясе гендиректоры Сергей Чемезов килде.
«Казан» халыкара аэропортында Сергей Чемезовны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Казанда ВТБ банкы президенты - идарә рәисе Андрей Костинның визиты кызыларында ВТБ банкы һәм Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Чара ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты һәм ВТБ банкы идарәсе рәисе Андрей Костин очрашуы барышында үтте.
Килешү якларның кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча багланышларын күздә тота.
Татарстанга эш визиты белән ВТБ банкы (ГАҖ) президенты - идарә рәисе Андрей Костин килде.
"Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Сәнәгый Россия цифрлы индустриясе” уңышлы булды, дип белдерә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков. Бу хакта ул журналистларга “Сәнәгый Россия цифрлы индустриясе” конференциясенең пленар утырышы тәмамлангач хәбәр итте.
“Беренче хис-кичерешләр уңай. Проект уңышлы булды. Икенче ел рәттән биредә IТ-технологияләр өлкәсе генә түгел, ә радиоэлектроника белгечләре дә җыела. Бүген биредә Ростех предприятиеләреннән тыш, башкалар да бар, шуңа күрә проект уңышлы булды, - диде И.Халиков. – Проектның киләчәктә үсеш перспективалары бар”.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең Германиягә визиты йомгаклары буенча берничә инвестицион проект эшләнгән, аларның перспективасы бар һәм алар буенча фикер алышачаклар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте.
Искәртәбез, Татарстан делегациясе Германиядә 2016 елның 1-3 ендә булган иде.
Бүген «Махаон үзәне» торак комплексын төзү проекты архитектурасын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдир иттеләр.
Тәкъдир итү Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Проект тәкъдим итүче компаниянең корылыш тәҗрибәсе бар. Республика территориясендә хәзер аның өч эре проекты гамәлгә ашырыла, берсе –Мәскәү астында.
Татарстан экспорты күләме бер елда 30%тан артык кимеде. Шулай да республика Россия тышкы икътисадый эшчәнлегенең актив катнашучысы булып кала. Татарстан тышкы сәүдә күләме буенча федерация субъектлары арасында бишенче урында, ә ИФО нда беренче урында. Бу хакта бүген ТР Икътисадый советы утырышнда билгеле булды. Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә ТР Хөкүмәте Йортында үтте.
Утырышта шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Икътисадый совет әгъзалары, ТР Хөкүмәте әгъзалары, экспортка продукция җитештерүче республика предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.
2015 елда Татарстанда экспортка барлыгы 450 компания һәм предприятие генә эшли. 50ка якынының гына әйләнеше миллион доллардан артып киткән. Күп эшкуарлар үз тәкъдимнәре белән глобаль базарга чыгарга курка. Күптән түгел уздырылган сорашып белешүләр нәтиҗәсе нигезендә республиканың кече һәм урта компанияләренең 81 проценты экспортка эшләргә җыенмый. Бүген бу күрсәткечләр Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә уздырылган Татарстан Республикасы Икътисадый советы утырышында хәбәр ителде.
Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Икътисадый совет әгъзалары, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, экспортка юнәлешле Татарстан предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТР Гарантия фонды» коммерциячел булмаган оешмасында булды. Оешма ТР Икътисад министрлыгы бинасында (Казан) урнашкан.
Татарстан Президенты фондның функциональ мөмкинлекләре белән танышты, күрсәтелә торган хезмәтләр спектры белән танышты.
Журналистларга ТР икътисад министры Артем Здунов хәбәр иткәнчә, эшкуарлар еш кына үз бизнесын нәрсәдән башларга икәнен белмиләр – мәсәлән, нинди салым режимын сайларга, дәүләт ярдәменең нинди рәвешен алырга, реклама кайда урнаштырырга.