Яңалыклар

14.06.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шагыйрь Ренат Харис һәм композитор Резедә Әхияровага Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Тантаналы чара Казан Кремлендә үтте. 

Чарада ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Россия Композиторлар берлеге рәисе, Татарстан Республикасы Композиторлары берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин һәм башккалар катнашты.

13.06.2016

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәндә эш сәфәрендә булды. Президент шәһәрнең тарихи үзәге - «Полукамушки» кварталында яшәүчеләр белән очрашты һәм тарихи микрорайонның киләчәк язмышы турында карар кабул итте.

Тарихи үзәктә Рөстәм Миңнеханов белән ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР прокуроры Илдус Нәфыйков, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Александр Тыгин, Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары хезмәткәрләре һәм Яшел Үзән районы аппаратының җаваплы хезмәткәрләре йөрде.

12.06.2016

Казанның Кремль яр буенда Россия Көненә багышланган бәйрәм чаралары узды. Шәһәр кешеләрен һәм кунакларын Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урыбасары Юрий Камалтынов һәм башка рәсми затлар котлады.  
Бәйрәмнең тантаналы өлеше «Мин үз илемне яратам» акциясеннән башланды: күккә кызыл, зәңгәр һәм ак шарлар очырдылар, аларга һәр кеше үз иленә багышланган теләкләрен яза ала иде.  

12.06.2016

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәме – Россия көне белән чын йөрәктән тәбрик итәм!

Бу датаны билгеләп үткәндә, Россия дәүләтчелеге тарихына мөрәҗәгать итәбез. Соңгы дистә еллар гаять мөһим һәм уңышлы эшчәнлек чоры булды.  Бүгенге көндә без ватанпәрвәрлек бөтен җәмгыятьтә иң әһәмиятле идея буларак танылган бөек тарихлы һәм бай мәдәниятле илдә яшәвебез һәм эшләвебез белән горурланабыз. 

11.06.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эш сәфәре кысаларында Куба Республикасы Министрлар Советы рәисе урынбасары Рикардо Кабрисас җитәкчелегендәге Куба делегациясе вәкилләре белән очрашты. Очрашу «КАМАЗ» заводы территориясендә узды, анда шулай ук Куба Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Эмилио Лосада Гарсия, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил  Маһанов һәм башкалар катнашты. 

Куба делегациясе Чаллыда бер көнлек рәсми эш сәфәрендә. Төп максатлары – Россиянең иң эре машина төзелеш предприятиесе «КАМАЗ» эшчәнлеге белән танышу. 

11.06.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасында инновацион үзәкләрне үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Чара «ИТ-парк» -югары технологияләр өлкәсендәге технопаркта узды.

Киңәшмә эшендә Россия Федерациясе Финанс министры урынбасары Андрей Иванов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, «Алабуга» сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зонасы» АҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, «Кама  инновацион территориаль-җитештерү кластеры» коомерциячел булмаган партнерлыгы» ассоциациясе президенты, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин һәм башкалар катнашты. 

11.06.2016

Бүген ТР Министрлар Кабинетында Россия чемпионаты һәм ВТБ Бердәм лигасында көмеш медаль алган Казанның УНИКС командасының тренерларын, уенчыларын һәм җитәкчелеген бүләкләделәр.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков белдергәнчә, ул укыган мәктәптә баскетбол уены беренче спорт төрләре арасында беренче урында торган. Премьер-министр республика Президентының бүген иртәнге планерканы УНИКСка багышлаганын да әйтеп узды.

11.06.2016

Татарстан Республикасында 110 мең тонна терлек азыгы берәмлеге әзерләнгән, печән - 50 мең тонна, сенаж - 280 мең тонна. Барлыгы 1 шартлы терлек башына - 1,9 ц терлек азыгы берәмлеге. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.  

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.   

11.06.2016

Татарстан Республикасында  республика шәһәрләре һәм мунициципаль районнары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик ике айлык төгәлләнде.

Ике айлык кысаларында Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы һәм Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе бергәләшеп 1 апрельдән 31 майга кадәр төзелеш мәйданчыклары территорияләрендә «Чиста төзелеш» чарасы уздырган. Министр сүзләренчә, 75 мәртәбә кагыйдә бозу ачылган, алар буенча административ  беркетмәләр төзелгән. 61 юридик һәм вазыйфаи зат җаваплылыкка тартылган. Штрафларның гомуми суммасы – 2,2 млн.   сум. Ачылган 38 кагыйдә бозу бетерелгән. 

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 

10.06.2016

Бүген Казанда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары  Игорь Шувалов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кремль яр буен йөреп чыктылар. 

Битләр: << 1311 1312 1313 ( 1314 ) 1315 1316 1317 1318 1319 1320 >>