Татарстан Республикасы Россия Федерациясе субъектларында инвестицияләр климаты буенча илкүләм рейтингта беренче урында тора. Бу хакта бүген Петербург халыкара икътисадый форум кысаларында билгеле булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
CNH Industrial компаниясенең авыл хуҗалыгы техникасына Россия базарында ихтыяҗ бар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов CNH Industrial Russia региональ директоры Роберто Валфе Ди Бонзо белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.
CNH корпорациясе татарстан базарында актив эшли – 6 ел элек тракторлар, комбайннар һәм New Holland һәм Case IH маркалы экскаваторлар җитештерү буенча CNH һәм «КАМАЗ» уртак предприятиясе булдырылган, дип искә төшерде Рөстәм Миңнеханов.
Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Сен-Гобен" (Saint-Gobain) компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
Очрашуда хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре турында сүз барды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, "Сен Гобен" компаниясе пыяла җитештерү өлкәсендә лидерларның берсе, шул исәптән төзелеш һәм транспорт өлкәсе өчен дә.
Бүген Казанда XII "Ир-ат сәламәтлеге" халыкара конгрессы ачылды. Чара 18 июньгә кадәр дәвам итәчәк. "Корстон" КСКК мәйданчыгында үтүче тантаналы чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Бүген MasterCard түләү системасы һәм "Иннополис" МИЗ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Чара Петербург халыкара икътисадый форум кысаларында үтте.
Документ Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм MasterCard Европа президенты Хавьер Перес барында имзаланды.
Килешү инновацион технологияләр үсеше, финанс-технологик индустриягә ярдәм итү, финанс белемне арттыру һәм Иннополис шәһәрендә финанс хезмәт күрсәтүнең үтемлелеген арттыру өлкәсендә хезмәттәшлекне күз алдында тота.
Бүген Петербург икътисадый форумы кысаларында Татарстан Республикасы белән Алтай крае арасында сәүдә-икътисадый, фәнни һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру буенча чаралар планы имзаланды.
Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Алтай крае губернаторы Александр Карлин кул куйды.
Иннополис шәһәрендә SAP компаниясенең бүлекчәсе ачылырга мөмкин. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның SAP компаниясенең Европа, Якын көнчыгыш һәм Африка илләрендәге президенты Франк Коэн белән очрашуы барышында сүз барды.
Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, элегрәк 2015 елның декабрендә Казанда очрашкан вакытта яклар хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләшкән булган.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков «Ир-ат сәламәтлеге» Россия җәмгыяте президенты, профессор Армаис Камалов белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин да катнашты.
Бүген Петербург икътисадый форумы кысаларында «Россия төбәкләре – үсешнең төп нокталары» панель дискуссия узды.
Чарада Россия төбәкләре башлыклары, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы, Россия экспорт үзәге, шулай ук экспортка ярдәм күрсәтү буенча төбәк инфраструктурасы, тармак ассоциацияләре һәм берләшмәләре вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Гипермаркетлар челтәре «Лента» Татарстан Республикасының кулланучылар базарындагы урынын киңәйтә. Компания агымдагы елда Казанда гипермаркет ачуны күздә тота. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның “Лента” гипермаркетлар челтәренең генераль директоры Ян Дюннинг белән очрашуында сүз шул хакта барды. Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.