Бүген ТР Министрлар Кабинеты Президиумы утырышында дәүләт граждан хезмәткәрләре эшчәнлеге нәтиҗәлелегенең төп күрсәткечләрен бәяләү системасын гамәлгә кертү турында фикер алыштылар.
Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында үтте.
Иртәгә, 2016 елның 10 июнендә, Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов Казанга (Татарстан Республикасына) эш сәфәре кылачак.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрүендә Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары республикада «эконом-класс» торак төзелешенең берничә объектында булачак дип көтелә.
Шулай ук Игорь Шувалов «Торак төзү максатларында федераль җир кишәрлекләрен әйләнешкә җәлеп итү турында», «Чимал булмаган экспортка ярдәм чаралары турында», «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» киңәшмәләр уздырачак.
Бүген Казанга эш визиты кысаларында Россия Федерациясе Югары суды Рәисе Вячеслав Лебедев Идел буе федераль округының Федераль арбитраж судының Красносельская урамындагы яңа бинасында булды. Бүгенгә бу – илдәге иң заманча һәм иң зур суд биналарының берсе.
Бүген Казанда ТР Арбитраж суды бинасы ачылды. Яңа хөкем йорты ачылышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Югары суды рәисе Вячеслав Лебедев, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Идел буе федераль округы буенча Арбитраж суд рәисе Юрий Глазов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, ТР прокуроры Илдус Нәфыйков, ТР Арбитраж суды рәисе Николай Новиков һәм башкалар катнашты.
ТатарстанРеспубликасына эш визиты белән Россия Федерациясе Югары суды Рәисе Вячеслав Лебедев килде.
"Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә «Сетевая компания» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды (Казан).
Утырыш алдыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков «Сетевая компания» ААҖ генераль директорының автоматиканы релейлы яклау мәсьәләләре буенча киңәшчесе Валерий Михайлович Меерга «Татарстан Республикасы Атказанган энергетигы» мактаулы исеме бирелү турында игълан итте.
ВТБ24 банкы һәм Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ВТБ24 президенты – идарәсе рәисе Михаил Задорнов имзалар куйды.
Имзалау тантанасы Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда билгеләп үтелгәнчә, Татарстан Хөкүмәте һәм ВТБ24 2015 елның ноябрендәге очрашуда ирешелгән сөйләшеп килешүләрне гамәлгә ашыруда эзлекле эш алып баралар. Яклар уртак проектлар исемлеген билгеләделәр һәм киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия автомобиль юллары» ДК идарәсе рәисе Сергей Кельбах белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Сәнәгый Россия цифрлы индустрия" конференциясендә катнашучыларны сәламләп, «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезевка аны ел саен Иннополиста үткәрергә тәкъдим итте.
Иннополиста "Сәнәгый Россия цифрлы индустрия" конференциясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республика Хөкүмәте әгъзалары, Россия һәм Татарстанның эре компанияләре һәм корпорацияләре җитәкчеләре катнаша.
Кешеләрне һәм үз эшеңне нык ярату – милләттәшебез, күренекле хирург Ренат Акчуринның уңышы нигезендә менә шул сыйфатлар ята. Бүген Казан дәүләт медицина академиясендә дөньякүләм танылган кардиохирург Ренат Акчуринга багышлап төшерелгән "Йөрәккә якын" ("Близко к сердцу") документаль фильмын тәкъдим итү чарасында бу хакта берничә тапкыр кабатланды.
Презентация чарасында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм башкалар катнашты.