Яңалыклар

01.04.2025

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин белән очрашты. Эшлекле очрашу кысаларында төбәкнең социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

01.04.2025

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Казанда XIX Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру турында брифинг узды. Чара онлайн интернетка трансляцияләнде. Чарага әзерлек барышы турында журналистларга Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм «Идея» технопаркы генераль директоры Диас Сафин сөйләде.

31.03.2025

Татарстан Республикасы ясалма акыл өлкәсендә Россиянең алдынгы үзәгенә әверелергә тиеш. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясенең чираттагы утырышында белдерде. Катнашучылар республикада ясалма акылны үстерү перспективалары турында фикер алыштылар. Чара Казан федераль университетында узды.

30.03.2025

Бүген төштән соң Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президенты киңәшчесе Игорь Левитин өстәл теннисы буенча халыкара ярышларны ябу тантанасында һәм өстәл теннисы буенча XXIII ачык шәхси-команда республика ярышларында катнаштылар. Чара «САБА-Арена» универсаль спорт комплексында (Байлар Сабасы ш.т.б.) узды. Анда шулай ук ТР спорт министры Владимир Леонов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов һәм башкалар катнашты.

30.03.2025

Бүген Татарстан Республикасы муниципаль районнарында берьюлы биш өстәл теннисы үзәге тантаналы рәвештә ачылды. Видеоконференция режимында Әгерҗе, Апас, Баулы, Ютазы һәм Саба районнарында спорт объектлары ачылды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президенты киңәшчесе Игорь Левитин, Россия Өстәл теннисы федерациясе президенты А.М. Бабаков (видеоконференцэлемтә режимында) катнашты.

30.03.2025

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ураза гаете намазында катнашты. Тантаналы вәгазьне Казандагы «Әл-Мәрҗани» тарихи мәчетендә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин сөйләде. Бүген иртән мәчеткә барлыгы 2 мең мөселман җыелды.

29.03.2025

Кадерле татарстанлылар! 
Хөрмәтле ватандашлар!
Сезне чын йөрәктән Рамазан ае тәмамлану һәм Гайдел-фитр – Ураза гаете уңаеннан котлыйм. 
Изге Рамазан ае мөселманнар өчен  Аллаһка шөкрана итеп, догалар уку, миһербанлы гамәлләр кылу вакыты булды. 
 

29.03.2025

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин гидротехник корылмаларны, күп фатирлы йортларны һәм социаль-мәдәни өлкә объектларын ремонтлау буенча республика һәм федераль программаларның гамәлгә ашырылуы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

29.03.2025

1 апрельдән республикада санитар-экологик ике айлыгы башлана. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җәмәгать киңлекләрне: паркларны, скверларны, яр буйларын, ишегалды территорияләрен, су саклау зоналарын санитар чистартуга аерым игътибар бирергә кушты.

29.03.2025

Республика Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ураза бәйрәме вакытында иминлекне тәэмин итәргә кушты.

Битләр: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>