Яңалыклар

03.04.2025

Татарстанда узган 2024 елда 31 млрд кВтч электр энергиясе эшләп чыгарылган - үсеш 10,8%ка. Бу уртача Россия күрсәткечләреннән 3,7 тапкырга артыграк. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко әнә шундый мәгълүматларны җиткерде. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. 

03.04.2025

Бүген Хуҗанд шәһәрендә Татарстан һәм Таҗикстан бизнес-даирәләренең үзара хезмәттәшлегенә багышланган «Татарстан-Таҗикстан» эшлекле форумы һәм түгәрәк өстәле узды Форум эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Согдий өлкәсе Рәисе Раҗаббой Әхмәдзода катнашты.

03.04.2025

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Республикасының Хуҗанд шәһәренә килде. Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Республикасына эш сәфәренә килде (2025 елның 1-3 апреле). Хуҗанд халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Согдий өлкәсе Рәисе урынбасары Әнвәр Якуби һәм Россиянең Хуҗандтагы Генераль консулы Сергей Ланкин каршы алды. Рөстәм Миңнеханов Согдий өлкәсе Рәисе Раҗаббой Әхмәдзода белән очрашты.

03.04.2025

Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы уза. Төп тема - «2024 елда» Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2025 елга бурычлар турында". Көн тәртибенә республика икътисадының энергия нәтиҗәлелеген арттыру, энергетиканы үстерү мәсьәләләре, шулай ук республика предприятиеләре һәм районнарының энергия нәтиҗәлелеген арттыру буенча гамәлгә ашырылган проектлар мисаллары кертелгән. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин алып бара.

03.04.2025

Бүген Дүшәнбедә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Республикасы Президенты Эмомали Рахмон һәм Таҗикстан Республикасы Премьер-министры Кохир Рәсүлзодә белән очрашты.

02.04.2025

Бүген кич белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Республикасы башкаласы Дүшәнбегә эш сәфәренә килде. Иртәгә аның программасында Таҗикстан җитәкчелеге белән очрашулар планлаштырылган, ә төштән соң Согдий өлкәсе җитәкчелеге белән сөйләшүләр һәм Хуҗанд шәһәрендә «Таҗикстан - Татарстан» эшлекле форумында катнашу көтелә.

02.04.2025

Татарстан Россиянең энергетика иминлеген тәэмин итүгә зур өлеш кертә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов БДБ Электр энергетикасы советының 66 нчы утырышында белдерде. Очрашу «Казан Экспо»да «Энергопром» Татарстан энергетика форумы кырларында узды.

02.04.2025

Бүген «Казан Экспо»да «Энергопром» Татарстан энергетика форумы кысаларында «Яңа энергетика технологияләре һәм технологик лидерлык: тенденцияләр һәм чакырулар» пленар утырышы узды. Аның эшендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Энергетика министры Сергей Цивилев, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Иванов һәм башкалар катнашты.

02.04.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Энергетика министры Сергей Цивилев «Энергопром» Татарстан энергетика форумы кысаларында Бөек Ватан сугышында һәм сугыштан соңгы елларда илебез энергетикасын торгызуда катнашкан энергетика тармагының 9 ветераны белән очраштылар.

02.04.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Энергетика министры Сергей Цивилев Новиком банкның эшлекле иртәнге ашында катнаштылар. Чара «Казан Экспо»да «Энергопром» Татарстан энергетика форумы кырларында узды.

Битләр: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>