Яңалыклар

18.04.2025

Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының тугызынчы утырышында 2024 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап бирелде.

Хисап ТР Дәүләт Советына республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кертелде.

Документны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итте.

Утырышның көн тәртибенә тулаем 10 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән 5 республика законы проекты һәм 3 федераль закон проекты.

17.04.2025

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Катар Мәмләкәте Әмире Тамим Бән Хәмәд Әл Тани белән киңәйтелгән очрашуында катнашты. Катар Мәмләкәте Әмире рәсми визит белән Россиягә килде.

17.04.2025

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы башланырга бер ай кала, чарага әзерлекнең соңгы стадиясе бара. 16 нчы форумның эшлекле программасы күптөрле һәм бай эчтәлекле. Бу хакта бүген форумның оештыру комитеты утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин үткәрде.

Чара Мәскәүдә узды.

16.04.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Санкт-Петербург» махсус икътисадый зонасында булды, анда «Лазер системалары» резиденты эше белән җентекләп танышты.

16.04.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург дәүләт диңгез техник университетында булды. Югары уку йорты 50 юнәлеш буенча белгечләр әзерли. Бүген биредә 7 меңгә якын студент укый, шул исәптән 57се Татарстаннан.

16.04.2025

Санкт-Петербургка визиты кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Петр политехник университетында белем алучы Татарстан студентлары белән очрашты.

16.04.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург Бөек Петр политехник университетының Мактаулы докторы булды. Бүген югары уку йортының Гыйльми советы утырышлар залында диплом һәм мантия тапшыру тантанасы узды.

16.04.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургта эш сәфәрендә. Визиты барышында ул Бөек Петр политехник университетында булды.

15.04.2025

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга багышланган РФ Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнашты. Утырышны видеоконференцэлемтә режимында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин уздырды.

15.04.2025

Татарстанда 2025 елның 1 апрелендә башланган санитар-экологик ике айлык башланганнан бирле 268 законсыз чүплек ачыкланган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары һәм Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге Баш дәүләт инспекторы Илнур Гобәйдуллин хәбәр итте.

Битләр: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>