Яңалыклар

24.04.2025

Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин муниципалитет җитәкчесе булып өч ел эшләгәннән соң үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты. Аның отставкасы өчен районның чираттан тыш сессиясендә Совет депутатлары тавыш бирде. Утырышта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

24.04.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестиция советы утырышын уздырды. Утырыш кайбер муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

24.04.2025

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Гаделлек һәм үсеш партиясе (Төркия) рәисенең Икътисадый эшләр буенча урынбасары, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме әгъзасы Нихат Зәйбәкҗи әфәнде белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

24.04.2025

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда нефть-газ химиясе өлкәсендәге перспектив проектлар каралды.

23.04.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Рогожник белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

22.04.2025

Бүген Иннополиста «Республика робот техникасы көне» форумы узды һәм Татарстанның сәнәгать предприятиеләре вәкилләрен җыйды, алар арасында «АйСиЭл Электроникс», КАМАЗ, «Нәфис Косметикс», «Татшина», ТАНЭКО һәм башкалар бар иде. Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә Иннополис Университеты оештырган чараның максаты - үзебезнең робот техникасын җитештерүне стимуллаштыру.

22.04.2025

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Оман Солтаны Хейсам Бен Тарик Әл Сәид белән киңәйтелгән очрашуында катнашты. Сөйләшүләр Кремльдә узды.

22.04.2025

Салым хезмәтенә 2024 ел өчен керемнәр турында декларация тапшыру өчен бер атна вакыт калды. Кампания нәтиҗәләре буенча Татарстан казнасына барлыгы 5 млрд сумнан артык акча керергә тиеш. Декларацияне кем тапшырырга тиеш һәм салым законнарында нинди үзгәрешләр булды, дип сөйләде Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин.

22.04.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Киләчәк һөнәрләре» үзәгендә булды. Рөстәм Миңнехановка үзәк һәм биредә укучыларга һөнәр сайлауда ничек ярдәм итүләре турында сөйләделәр (тестлаштыру һәм һөнәри консультацияләү лабораторияләре).

Битләр: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>