Яңалыклар

15.04.2025

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков Татарстан Республикасында атмосфера һавасына антропоген йөкләнешне киметү чараларын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

15.04.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Элла Памфилова белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

13.04.2025

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстанлыларны Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады

"Кадерле татарстанлылар!

Бүген Россиядә мөһим һәм әһәмиятле бәйрәм - Меценат һәм хәйрияче көне билгеләп үтелә. Бу көн - риясызлык һәм юмартлык күрсәтеп, дөньяны яхшырак итүчеләрне тану һәм хөрмәт символы", - диелә котлау текстында.

12.04.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында «Мәскәү - Татарстан күпере» X яшьләр форумында катнашты. Чара РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының «Нобель залында» узды.

12.04.2025

Рөстәм Миңнеханов муниципалитетлар башлыкларына төзекләндерелгән ишегалларындагы тәртипне игътибар белән күзәтергә кушты. Бу хакта ул ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә белдерде.

12.04.2025

Социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау, күп фатирлы йортларны һәм гидротехник корылмаларны ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

12.04.2025

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.

11.04.2025

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Гадел Россия - дөреслек өчен» партиясе рәисе, РФ Дәүләт Думасында шул ук исемдәге фракция җитәкчесе Сергей Миронов белән очрашты. Сергей Миронов Казанга эш сәфәренә килгән. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

11.04.2025

Бүген Казанда яңа «Камил" мәчете ачылды. Мәхәллә кешеләре монда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә җомга намазы укыдылар. «Камил" мәчетендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов булды.  

10.04.2025

Бүген «Казан Экспо»да XIX Россия венчур форумы кырларында Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының Попечительләр советы утырышы узды. Чара Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.

Битләр: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>