Яңалыклар

21.04.2025

Мөселман илләре белән хезмәттәшлек стратегик партнерлык дәрәҗәсенә күтәрелде. Бу хакта бүген «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме җитәкчелегенең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъза - дәүләтләре илчеләре белән очрашуында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин хәбәр итте. Чара Мәскәүдә, Россия Тышкы эшләр министрлыгы Йортында узды. Чарада Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Татарстан Рәисе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

21.04.2025

Бүген Мәскәүдә, Россия Тышкы эшләр министрлыгы йортында, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме җитәкчелегенең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илчеләре белән очрашуы узды. Чарада Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Татарстан Рәисе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

20.04.2025

Пасха бәйрәме уңаеннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлавы. 

19.04.2025

"Җирле хакимият, гражданнарның көндәлек тормыш эшчәнлеге мәсьәләләрен хәл итү өчен җавап биреп, һәрвакыт идарә системасында зур роль уйнады. Күп кенә дәүләт бурычлары, кечедән алып аеруча әһәмиятлеләренә кадәр, сезнең хезмәтегез белән тормышка ашырыла», - дип сәламләде бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендә Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чарада катнашучыларны. Тантана Казанда «Корстон» КСКК мәйданчыгында узды.

19.04.2025

9 майга - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына ике атнадан аз гына артыграк вакыт калып бара. Татарстанда бәйрәм чаралары кысаларында 8 мең 227 ветеранга 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү хөрмәтенә юбилей медальләре тапшырылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

19.04.2025

Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров язгы кыр эшләренең барышы турында сөйләде.

Киңәшмәне республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

19.04.2025

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстанда торак төзелеше, гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү, шулай ук социаль объектлар төзелеше турында сөйләде. Киңәшмәне республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

18.04.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Қазақстан темір жолы" НК (Казахстан) делегациясе белән очрашты. Очрашу «Алабуга» МИЗда узды.

18.04.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Тышкы икътисадый элемтәләр комитетының (DEIK) Төркия-Россия эшлекле советы делегациясе белән очрашты. Очрашу «Алабуга» МИЗ территориясендә узды.

18.04.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗ Күзәтчеләр советы утырышын уздырды. Чара махсус икътисадый зона территориясендә узды. 

Битләр: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>