Яңалыклар

04.07.2019

Бүгенгә безнең төп тренд - эшкуарга таба хәрәкәт. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советының XII киңәйтелгән утырышында белдерде. 

Чара "Корстон" кунакханә комплексында узды, онлайн трансляциясен интернетта да алып барылды (http://tatarstan.ru/press/broadcast.htm). 

Утырышта 200дән артык эшкуар, республика хакимият органнары җитәкчеләре, иҗтимагый бизнес берлекләре лидерлары, муниципаль районнар башлыклары, ТР Дәүләт Советы депутатлары, республиканың төп матбугат чаралары вәкилләре катнашты. 

04.07.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Израиль эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашты. Очрашу Израиль делегациясенең Казанга ике көнлек визитлары кысаларында узды. 

03.07.2019

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының  Попечительлек Советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Богородица монастыре территориясендә Мәрьям Ана Казан иконасы соборын яңадан торгызу урынында киңәшмә уздырды.

Минтимер Шәймиев белән Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан объектта төзелеш эшләренең барышы белән таныштылар.

03.07.2019

Татарстан белән Словакия эшлекле даирәләре арасындагы багланышларны үстерү Россия-Словакия мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итәчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Словакия Республикасы парламенты  (Милли Советы) Рәисе Андрей Данко белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Казан Кремлендә узды.  

03.07.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Корстон» компанияләр төркеме президенты Анатолий Кузнецов белән очрашты.

03.07.2019

Казанда 4 июльдә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы  Эшкуарлык советының XII киңәйтелгән утырышы узачак.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, 200дән артык эшкуар, шулай ук республика хакимият органнары җитәкчеләре, иҗтимагый бизнес берләшмәләре лидерлары, муниципаль районнар башлыклары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, төп республика ММЧ вәкилләре катнашачак.

Утырышның темасы – Татарстан Республикасы муниципаль районнарында эшлекле активлыкка идарә системасы.

03.07.2019

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2019 елның 3 июленнән чираттагы ялда.

02.07.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Администрациясе Җитәкчесе урынбасары Мөхәммәдсәлам Мөхәммәдов белән очрашты.

Мөхәммәдсәлам Мөхәммәдов республикага эш сәфәренә килгән, төп максаты  – XIII Россия Антропологлары һәм этнологлары конгрессында катнашу (КАЭР). Конгресс Казанда 2019 елның 2 - 6 июлендә уза.

02.07.2019

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча РФ Президенты каршындагы совет президиумы утырышын уздырды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

02.07.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барында Татарстан Республикасы белән сыра кайнатучы AB InBev Efes компаниясе арасында республика территориясендә агросәнәгать программасын башлап җибәрү турында килешү имзаланды. Әлеге инициатива Татарстанда 2023 елга сыра кайнату өчен арпаны үстерү һәм сатып алу күләмен 40 кат арттырырга ярдәм итәчәк.

Битләр: << 831 832 833 834 835 836 ( 837 ) 838 839 840 >>