Яңалыклар

16.07.2019

Татарстан Республикасында  дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләр уртача Россия күрсәткечләреннән югары, моны БДИ-2019 нәтиҗәләре күрсәтә.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов белдерде.

16.07.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Казан" милли-мәдәни үзәген реконструкцияләү барышы һәм аның янындагы территорияне төзекләндерү барышы белән танышты, Казансу елгасының  сул як яр буе урамын карады.

 

16.07.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның узачак «Ворлдскиллс» стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатына әзерлеген тикшерде. 

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар ярышларның төп объектын - «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәген карадылар. 

"Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" автоном коммерцияле булмаган оешма генераль директоры Азат Кадыров мәйданчыкларның ярышлар уздыруга әзерлеге турында хәбәр итте. 

15.07.2019

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе , “Яңарыш” Республика фондының Попечительлек Советы рәисе Минтимер Шәймиев республиканың күп телле белем бирү комплекслары өчен Өстәмә белем бирү үзәге булдыру буенча күчмә киңәшмә уздырды.

15.07.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә.  Сәфәренең төп максаты - Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча РФ Президенты каршындагы Советның президиум утырышында катнашу. 

Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләр буенча Россия Хөкүмәте карарларын башкару барышы турында сүз барачак, дип көтелә. 

Утырышта федераль министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашачак. 

Утырышны Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев уздырачак. 

Утырышта РФ транспорт министры Евгений Дитрих, Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев, РФ икътисадый үсеш министры Максим Орешкин, Россия табигый ресурслар һәм экология министры Дмитрий Кобылкин чыгыш ясаячак.

15.07.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Башкортостан Республикасы Башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбировка хөкүмәт телеграммасын юллады.

Телеграммада Рөстәм Миңнеханов Башкортостан Республикасының Архангельск районында юл-транспорт һәлакәтенә эләккән автобус пассажирлары булган татарстанлыларга ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.

14.07.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ икътисадый үсеш министры Маким Орешкин белән очрашты. 

14.07.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль антимонополия хезмәте җитәкчесе Игорь Артемьев белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да канашты.

Очрашу Казанның Үзәк стадионында узды, анда бу көннәрдә буенча хатын-кызлар командалары арасында Европа Олимпия сайлап алу турниры уза. Искәртәбез, Игорь Артемьев - Россия  Регби федерациясенең Югары советы рәисе. 

13.07.2019

Бүген Казанда хатын-кызлар арасында регби-7 буенча Европа Олимпия сайлау турниры ачылышы тантанасы узды.

Тантаналы чарада Россия ФАС җитәкчесе Игорь Артемьев, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Россиянең Регби федерациясе идарәсе рәисе Станислав Дружинин катнашты.

12.07.2019

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авылда кече хуҗалык рәвешләре эше турында сөйләде.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.  

Битләр: << 831 832 ( 833 ) 834 835 836 837 838 839 840 >>