Яңалыклар

26.07.2019

Кичә, 2019 елның 26 июлендә, Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы  советның эшче төркем утырышында катнашты.

Утырыш округ төбәкләре белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Утырышны РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Кузьмицкий уздырды.

24.07.2019

Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында сыер савучы, умартачы, коткаручы, табиб, укытучы һәм башка һөнәр ияләре бар иде.

23.07.2019

Татарстанда цифрлы телевидение өчен приставка сатып алучыларга компенсация кертелә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

23.07.2019

Татарстан Республикасында су биологик ресурсларын саклау мәсьәләләре буенча Республика советы утырышын ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин  уздырды.

22.07.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чираттагы ялда.

Отпуск 2019 елның 20 июленнән 3 августына кадәр дәвам итәчәк. 

19.07.2019

ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә 2019 елның беренче яртысында терлекчелек продукциясен җитештерү нәтиҗәләре һәм икътисадый күрсәткечләр турында хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты. 

19.07.2019

Татарстан Республикасында 2019 елда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы 57,8 %ка башкарылган. Барлыгы әлеге программа буенча 42муниципаль берәмлектә 942 күп фатирлы йортны капиталь ремонтлау каралган. Бу хакта бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты. 

19.07.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Иннополиста «Президент Академиясенең Җәйге кампусы» VIII халыкара мәгариф форумында катнашучылар белән очрашты. Чарада шулай ук Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС) ректоры Владимир Мау, РАНХиГС проректоры, Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе директоры Иван Федотов һәм башкалар катнашты.  

19.07.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Финанс министры урынбасары Андрей Иванов белән очрашты.

Төбәкнең транспорт тармагын үстерү мәсьәләләре, «КАМАЗ» ГАҖның кайбер инвестицион проектлары, башка актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

19.07.2019

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов рәислегендә В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышын узды.   

Утырышта Компаниянең 2019 елның беренче яртыеллыгындагы бюджеты үтәлеше йомгаклары каралды, август аена бюджеты расланды.

Битләр: << ( 831 ) 832 833 834 835 836 837 838 839 840 >>