РФ субъектлары арасында Төркия белән сәүдә-иктисадый һәм инвестицион хезмәттәшлек өлкәсендә гадәттәгечә лидер. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Сәнәгать партнерлыгы: яңа бурычлар һәм проектлар" Россия-Төркия сәнәгать форумының пленар сессиясендә белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Джошкуноз Холдинг” компанияләр төркеме генераль директоры Эрдем Аджай белән очрашты. Очрашу Екатеринбургта “Иннопром-2019” халыкара сәнәгать күргәзмәсе кырларында узды.
Татарстан республика территориясендә Төркия бизнесы проектларын гамәлгә ашыруны үстерү яклы һәм һәрьяклап ярдәм итәргә әзер. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия сәнәгать һәм технологияләр министры Мостафа Варанк белән очрашуда белдерде. Очрашу Екатеринбургта "Иннопром-2019" халыкара сәнәгать күргәзмәсе кырларында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургта "Иннопром-2019" халыкара сәнәгать күргәзмәсе кысаларында Урал тау-металлургия компаниясе генераль директоры Андрей Козицын белән очрашты.
«Иннопром-2019» халыкара сәнәгать күргәзмәсе экспозициясен бүген Екатеринбургта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карады. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов озата йөрде. Быле күргәзмәдә 200дән артык чит илдән 600ләп компания тәкъдим итте. 15 ил экспозициясе бар: Төркия, Австрия, Беларусь, Германия, Япония, Словакия һәм башкалар.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургка эш сәфәренә килде. "Кольцово" аэропортында аны Свердловск өлкәсе Губернаторы урынбасары Азат Салихов каршы алды. ТР Президенты визитының төп максаты - "Иннпором-2019" халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашу.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Уяв" Бөтенроссия чуаш мәдәнияты бәйрәмендә катнашты.
Быел "Уяв" Аксубай муниципаль районында уздырыла. Чараның хөрмәтле кунагы Чуаш Республикасы башлыгы Михаил Игнатьев булды. Әлеге борынгы бәйрәм энтузиастлар һәм фольклорчылар тырышлыгы белән республика брендларының берсенә әйләнде. Бүген "Уяв" Татарстанның күп милләтле халкы тормышында әһәмиятле бәйрәм.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бәйрәмне оештыручыларга һәм башка төбәкләрдән килгән кунакларга рәхмәт белдерде. Аеруча ул Чуаш Республикасы Башлыгы Михаил Игнатьевка рәхмәт белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Аксубай муниципаль районына Александр Александрович Гуляевны искә алу чараларында катнашу өчен килде.
Александр Гуляев - ТАССРның беренче урман хуҗалыгы министры, ТАССР атказанган урманчысы, Бөек Ватан сугышы ветераны.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чуаш Республикасы Башлыгы Михаил Игнатьев белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Икътисад, фән һәм мәдәният өлкәләрендә төбәкара хезмәттәшлек турында сүз барды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә балаларны савыктыру лагерьларында туклануны оештыруны тикшерү йомгаклары турында Федераль кулланучылар хокукларын яклау һәм кешенең уңайлылыгы өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе, Татарстан Республикасы буенча баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина чыгыш ясады.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.