Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сәләт» VIII халыкара яшьләр форумында булды. Лагерь Алексеевск районындагы Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә оештырылган.
Быел Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән форумның алты сменасында катнашучылар һәм аның кунаклары, фән олимпиадаларында, фәнни конференциядә, иҗат фестивальләрендә һәм спорт ярышларында җиңүчеләрдән 18 мең кеше булачак.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, "КАМАЗ-мастер" командасы җитәкчесе Владимир Чагин һәм команданың бөтен вәкилләренә, "Ефәк юл" халыкара ралли-рейдында җиңү уңаеннан, котлау телеграммасы юллады.
"Хөрмәтле Сергей Анатольевич һәм Владимир Геннадьевич! Хөрмәтле "КАМАЗ-мастер" командасы әгъзалары! Антон Шибалов экипажын һәм бөтен командагызны "Ефәк юл" халыкара ралли-рейдында искиткеч җиңү белән котлыйм! Яңадан-яңа җиңүләр һәм казанышлар белән безне шатландырып торасыз, һәм менә янә мактаулы пьедесталда бөтен урыннар камазлыларныкы, бөтен дүрт экипаж да ТОП-5, афәрин!", - диелгән телеграммада.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыдагы «Чаллы-икмәк» предприятиесендә булды. Татарстан Президентын «Чаллы-икмәк» АҖ генераль директоры Рафаэль Юнысов озата йөрде.
«Чаллы-икмәк» - тулы цикллы заманча предприятие, икмәк-күмәч әйберләре җитештерә. Бүгенгә монда 400 исемдә продукция чыгарыла.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Алабуга» МИЗ Күзәтүчеләр советының чираттагы утырышын узды. Чара махсус икътисадый зона территориясендә узды.
Утырышта катнашучылар яңа алты инвестицион проект карады: «Алкема», «2БИО», «Аконит-Урал», «Югострой РУ», «Лилиани-Технолоджи» и «ЦБТ «Алабуга». Инвестицияләрнең гомуми суммасы 16 млрд сум.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов композит кластерны үстерүнең перспектив юнәлешләренә багышланган киңәшмәдә катнашты. Тагын аның эшендә «Росатом» атом энергиясе буенча дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачёв та катнашты. Чара «Алабуга» МИЗ территориясендә узды.
Бүген «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә химия төзелеше җитештерүе буенча «Технониколь-Алабуга» яңа заводы ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының металлургия һәм материаллар департаменты директоры Павел Серватинский катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисадый зонасына эш сәфәре кылды. Эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы Президенты берничә чара планлаштырган иде: «Технониколь-Алабуга» химия төзелеше җитештерүе буенча яңа завод ачу, композит кластерны үстерүнең перспектив юнәлешләр турында киңәшмәдә катнашу һәм «Алабуга» МИЗ Күзәтүчеләр советы утырышын уздыру.
Бурычларны мөмкин кадәр киметү – өстенлекләребезнең берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2019 елга финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары буенча Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Киңәшмәдә видеоконференция режимында республиканың барлык муниципаль районнары да катнашты.
Татарстан Республикасында 2019 елның 1 яртыеллыгында салым органнары тарафыннан администрацияләнгән керемнәрнең килере 408,3 млрд. сум (2018 елның шул чорында 348,2 млрд. сум, үсеш 17,3%).
Федераль бюджетка – 279,3 млрд. сум (2018 елның шул чорында 233,7 млрд. сум, үсеш 19,5%). Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына – 129,0 млрд. сум (2018 елның шул чорында 114,5 млрд.сум, үсеш 12,7%).
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә бу белешмәләрне Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин китерде.
2019 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2019 елга финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары буенча Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Киңәшмәдә видеоконференция режимында республиканың барлык муниципаль районнары да катнашты.
Татарстан Республикасында 2019 елның гыйнвар-май айларында җыелма төбәк продукты (ҖТП) үсеше үткән елның шул чорына карата 100,7% тәшкил иткән. 2019 елның 6 аенда сәнәгать җитештерүе индексы - 101,3%ка, төзелеш эшләре күләме – 90,5%ка, ваклап сату әйләнеше 101,9%ка арткан.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2019 елга финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары буенча Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Киңәшмәдә видеоконференция режимында республиканың барлык муниципаль районнары да катнашты.