Бүген Тюрингиягә (Германия) эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Веймар Баухауз университетында булды.
Баухауз университеты нигездә гуманитар фәннәрне укыту белән шөгыльләнә: сәнгать, дизайн, медиа һәм башка өлкәләрдә. Шулай ук техник белгечлекләр дә бар, шулардан: граждан төзелеше һәм архитектура. Хәзерге вакытта университетта 4 меңләп студент белем ала.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстаны Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов вазыйфасыннан азат ителде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Веймар шәһәренә (Тюрингия федераль җире, Германия) эш сәфәренә килде.
Бүген Рөстәм Миңнеханов «Татарстан – Тюрингия» эшлекле форумында катнашачак һәм Тюрингия Премьер-министры Бодо Рамелов белән очрашачак.
Дәрвишләр бистәсендәге каенлыкта, биш ел вакытлыча туктап торганнан соң, беренче тапкыр Сабантуй бәйрәме узды. Аны ТР Премьер-министры ачты.
Татарстан белән Төрекмәнстанны үзара аңлашу дәрәҗәсенең югары булуы берләштерә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казаның Мирный бистәсе янындагы Каенлыкта узган Сабантуйда хәбәр итте
Казанлыларны һәм республика кешеләрен Сабантуй белән котлап, Татарстан Республикасы Президенты хәбәр иткәнчә, бүген Татарстанда Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов җитәкчелегендәге делегация кунакта.
Татарстан һәм Төрекмәнстан югары уку йортлары һәм предприятиеләре җитәкчеләре Казан Кремлендә хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов катнашты.
Төрекмәнстан 2 мең «КАМАЗ» йөк машинасы сатып алырга әзер. Моннан тыш, республика туристлык судноларына һәм авыл хуҗалыгы авиациясен үстерү өчен самолетларга мохтаҗ. Бүген бу хакта Казан Кремлендә Төрекмәнстан лидеры Гурбангулы Бердымөхәммәдов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда хәбәр итте.
Якын арада Казанда Төрекмәнстанның Генераль консуллыгы барлыкка килергә мөмкин. Килешү бүген Казан Кремлендә Төрекмәнстан һәм Татарстан Республикасының беренче затлары сөйләшүләрендә булды. Генераль консуллыкны ачу буенча тәкъдимне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җиткерде. «Казанда Төрекмәнстан Генераль консуллыгын ачу мөмкинлеген карарга кирәк. Безнең мөнәсәбәтләр системалы стратегик характерда, әгәр дә Сез бу мәсьәләне карарга кушсагыз, бу яхшы булыр иде», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Төрекмәнстан базары Татарстан компанияләре өчен зур кызыксыну уята, шул ук вакытта тугандаш республика хакимияте инвесторлар өчен яхшы шартлар тудыра. Бу икътисадый элемтәләрне үстерү һәм товар әйләнешен үстерү өчен зур мөмкинлекләр ача. Шул хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Төрекмәнстан делегациясе белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдовка Татарстан-Төрекмәнстан хезмәттәшлеген үстерүгә аерым игътибар биргәне өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан Президенты 12 августта Төрекмәнбаш шәһәрендә узачак беренче Каспий икътисадый форумына чакырганнары өчен Бердымөхәммәдовка рәхмәт белдерде.
«Без сезнең илдә безнең компанияләрнең уңышлы эшләвенә һәм ярдәм алуларына чын күңелдән рәхмәтле. Бу - «Татнефть», «КЭР-Холдинг» компанияләре һәм башкалар. Бүген күргәзмә кысаларында Сез безнең элемтәләрне киңәйтә торган берничә йөкләмә бирдегез. Безгә сәүдә-икътисадый элемтәләрне киңәйтергә кирәк. Сезнең илнең потенциалы бик зур, һәм безнең өчен бу базарда тәкъдим ителгән булуыбыз бик мөһим», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты билгеләгәнчә, хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре - автомобиль һәм авиация техникасы, суднолар төзелеше продукциясе белән тәэмин итү.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Төрекмәнстанда яшәүче татарлар исеменнән Бердымөхәммәдовка рәхмәт белдерде. «Алар игътибар, мөмкинлекләр өчен бик рәхмәтле. Безнең очрашу булды, алар үзләренең рәхмәтен, хөрмәтен җиткерүне үтенделәр», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Сабантуй бәйрәме белән котлау телеграммасын юллады. Ул билгеләгәнчә, Татарстанда шатлык, ачык күңел, кунакчыллык, кешеләрнең үзара дустанә аралашу атмосферасы.