Яңалыклар

06.06.2019

Бүген Петербург халыкара икътисадый форум кысаларында Татарстан Хөкүмәте белән "Росгеология" АҖ арасында хезмәттәшлекне үстерү турында килешү имзаланды. 

Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Росгеология" АҖ генераль директоры Сергей Горьков куйдылар. 

06.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимовның Россия Инновацион регионнары ассоциациясе регионнарына кергән төбәкләр губернаторлары белән осрашуында катнашты. 

Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды. 

06.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә әһәмиятле килешү имзалану чарасында катнашты. 

Документлар Петербург халыкара икътисадый форум кысаларында имзаландылар. 
 

06.06.2019

Бүген ПМЭФ-2019 кысаларында Республики Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Красноярск крае губернаторы Александр Усс белән очрашты.

Яклар киләчәктә дә  төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 

06.06.2019

Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янындагы бөек рус шагыйре Александр Пушкин һәйкәле каршында гадәттәгечә Пушкинның туган көне уңаеннан шигъри митинг узды.

Анда республика җәмәгатьчелеге һәм иҗади интеллигенция вәкилләре, мәдәният эшлеклеләре, мәктәп укучылары һәм студентлар җыелды.

06.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нидерландның Россиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле Илчесе Рене Джонс-Бос белән очрашты.

Очрашу Санкт-Петербургда Петербург халыкара энергетика форумы-2019 узды.

06.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икүтисадый форумы кысаларында «Бөтендөнья икътисады баланс эзли» энергетика панелендә катнашты.

06.06.2019

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Әлмәт районы советы  һәм Әлмәт шәһәре советының  берләштерелгән утырышында катнашты. Көн тәртибенә 2 мәсьәлә кертелгән иде: Айрат Хәйруллинның Әлмәт шәһәре башлыгы һәм Әлмәт районы башлыгы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату.

06.06.2019

Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы  коллективына яңа җитәкчене – Әлмәт муниципаль берәмлегенең экс-башлыгы Айрат Хәйруллинны тәкъдим итте.

06.06.2019

Бүген Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы белән Калуга өлкәсе арасында хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды. 

Документ Петербург халыкара икътисадый форум кысаларында имзаланды. 

Битләр: << 841 842 843 844 845 846 847 848 ( 849 ) 850 >>