Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия ФИХнең Саратов һәм Самара өлкәләре буенча чик буе идарәсе башлыгы Вадим Митрейкин белән очрашты.
Очрашуда чик буе мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.
Россиянең ислам дәүләтләре белән сәяси, икътисадый, мәдәни һәм мәгариф өлкәләрендә күптәнге багланшылар традицияләре бар. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия - Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркемен Ислам Хезмәттәшлеге Оешмалары әгъзаллары илләре илчеләренә презентацияләү вакытында белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Төп максаты - Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы әгъза-илләре илчеләренә «Россия – Ислам дөньсы» стратегик караш төркемен тәкъдир итүдә катнашу. Чара Россия Тышкы эшләр министрлыгында уза. Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров катнашыр дип көтелә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Рособоронэкспорт» АҖ генераль директоры Александр Михеев белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төмәндә татар җәмәгатьчелеге активы белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төмән өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Төмән нефть промыслы җиһазлары заводында булды. Предприятиены «Бейкер Хьюз» Америка нефть сервисы компаниясе оештырган.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Мәскәүдә Россиядә төбәкләр үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты.
Утырышны РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Виталий Мутко уздырды.
Татарстанның бары тик ике генә муниципаль пляжында су коену рөхсәт ителгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы Мариня Патяшина хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төмән өлкәсенә эш сәфәре кысаларында «Шлюмберже» Себер тренинг үзәге эше белән танышты.
«Шлюмберже» (Schlumberger) - дөньяның 120 илендә эшләүче эре нефть сервисы компанияләренең берсе. Геология-разведка эшләреннән алып файдалы казылмалар чыгаруны арттыруга идарәгә кадәр спектрда эш алып бара.
Бүген Төмәнгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль нейрохирургия үзәгендә булды. Аны Үзәкнең баш табибы Альберт Суфианов һәм Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков озата йөрде.
2010 елда ачылган бу Үзәк Төмәннең «Медицина шәһәрчеге» составына керә, үз территориясендә берничә медицина учреждениесен һәм медицина хезмәткәрләре өчен торак комплексын берләштерә.