12.12.2009
Татарстан Республикасында 2009 елның 15 нче декабреннән 2010 елның 10 нчы гыйнварына кадәр махсус янгынга каршы тору режимы кертеләчәк. Бүген хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең уртак утырышында бу турыда Татарстан Республикасының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Таһир Кәримуллин хәбәр итте.
12.12.2009
22 нче декабрьдә Россия Федерациясенең Икътисади үсеш министрлыгы, электрон формада ачык аукционнар үткәрү өчен, биш федераль электрон мәйданчыкны сайлап алачак.
Бүген дәүләт заказын үзгәртеп төзү мәсьәләсе буенча үткәрелгән киңәшмәдә бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. Ул ЭТИС (Татарстан Республикасының электрон товар-мәгълүмат системасы) мәйданчыгының да федераль конкурста катнашуын искәртте. Моның өчен ЭТИС электрон мәйданчыклар эшенә куела торган таләпләргә туры килергә тиеш.
11.12.2009
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әлеге бүләк белән “Россия – спорт державасы” беренче Бөтенроссия форумын әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашуы өчен бүләкләнде.
11.12.2009
Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында татар иҗтимагый оешмалары, Ерак Көнчыгыш һәм Урал федераль округлары Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының региональ бүлекләре вәкилләре белән очрашты.
Сүз Татарстанның Ерак Көнчыгыш һәм Урал татар диаспоралары белән тагын да якынрак үзара хезмәттәшлек итүе турында барды.
10.12.2009
Бүген Венада (Австрия) БМО ның Сәнәгый үсеш оешмасы (ЮНИДО) һәм Татарстан Республикасы арасында төзелгән Меморандумга кул куелды. Документка ЮНИДО ның генераль директоры Кандэ әфәнде Юмкелла һәм Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
10.12.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Австрия Республикасында.
Республика делегациясе составында Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының тышкы икътисади эшчәнлек буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов та бар.
10.12.2009
9 нчы декабрьдә Казанда, “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә “Нанотехнологияләр. Казан – 2009” I халыкара махсуслашкан күргәзмәсе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Анда Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов катнашты.
09.12.2009
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов республиканың волонтер студентларын эшкә урнашканда тәкъдим итүче хатлар белән тәэмин итү идеясен яхшы бәяләде. Ул бу турыда “УНИКС” мәдәни-спорт комплексында үткәрелгән VI Татарстан Республикасы студентлары Конгрессының пленар утырышында белдерде.
08.12.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов “Нанотехнологияләр. Казан – 2009” I халыкара махсуслашкан күргәзмәсен тантаналы рәвештә ачып җибәрде.
Экспозиция “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә урнашкан.
Күргәзмәне оештыручылар – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, А.Н.Туполев исемендәге КДТУ, Казан мэриясе һәм “Роснанотех” дәүләт корпорациясе каршындагы “Казан ярминкәсе” ААҖ.
07.12.2009
Татарстанда 2010 елга хезмәт базарында киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән өстәмә чараларның яңа региональ программасы проекты әзерләнде, ул 2009 елдагы программаның дәвамы булып тора.
Программа проектын “2009 елда хезмәт базарында киеренкелекне киметү буенча республика программасының тормышка ашырылуы һәм 2010-2011 елларга бурычлар турында” киңәшмәсендә Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин тәкъдир итте. Киңәшмә Бөтендөнья Банкы делегациясе катнашында видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды, аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Равил Моратов үткәрде.