Яңалыклар

20.01.2010
Бүген Татарстан Республикасының 30 урманчылыгы вәкилләренә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Рослесхоз бюджет-финанс идарәсе башлыгы Николай Петрунин “УАЗ” тулы приводлы автомобильләрен тапшырдылар.
Тапшыру тантанасы “Казан” милли-мәдәни үзәге каршындагы мәйданда узды.
20.01.2010
Татарстан Республикасы Свияжск төбәкара мультимодаль логистик үзәге инвестицион проектын тормышка ашыру белән кызыксына. Бүген бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов проектны тормышка ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте.
Киңәшмә эшендә Россия транспорт министры урынбасары Андрей Недосеков, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Геннадий Емельянов һ.б. катнашты.
19.01.2010
Бүген Татарстанның Яшел Үзән районында урнашкан Васильево пыяла заводында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов булып китте. Республика Хөкүмәте башлыгы җитештерү цехларын карап чыкты һәм заводта эш киңәшмәсен үткәрде.
19.01.2010
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында моношәһәрләрне үстерү комплекслы планнары турында фикер алыштылар, аны Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Комплекслы планнарны Яр Чаллы, Алабуга шәһәрләре һәм Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәсе тәкъдим итте.
Исегезгә төшерәбез: Яр Чаллы һәм Кама Аланы Россия Федерациясенең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов җитәкчелегендәге Россия Федерациясе икътисадының тотрыклылыгын ныгыту буенча хөкүмәт комиссиясе төзегән 27 моношәһәр исемлегенә кергән иде. Инде 2010 елда ук моношәһәрләргә ярдәм күрсәтү буенча 20 проектның дәүләт ярдәмен алуы күздә тотыла (кайсы проектларның финанслануы турында карар гыйнвар ахырында кабул ителәчәк).
19.01.2010
Бүген Татарстанның Эчке эшләр министрлыгында 2009 елда Татарстан Республикасы эчке эшләр органнарының оператив-хезмәт эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы прокуроры Кафил Әмиров, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Әсгать Сәфәров, шулай ук башка рәсми затлар катнашты.
19.01.2010
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында үткәрелгән брифингта 2010 елның октябрендә Татарстан Республикасында Бөтенроссия халык санын алу (ВПН) үткәрелү турында журналистларга Татарстан Республикасы Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы территориаль органы җитәкчесе Валерий Кандилов сөйләде.
Ул илдә халык санын алу 14 октябрьдән алып 25 октябрьгә кадәр (“2010 елгы Бөтенроссия халык санын алуны оештыру турында” 2009 ел, 23 нче июль, 1074 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары) үткәреләчәген искәртте.
19.01.2010
Кичә, 18 нче гыйнвар көнне, Мәскәүдә “Россия – спорт державасы” I Бөтенроссия форумын әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашкан өчен Татарстан Республикасы вәкилләре төркемен Россия Президенты Дмитрий Медведев Рәхмәт хаты белән бүләкләү тантанасы узды.
Дәүләт башлыгы Рәхмәт хатын Татарстанның яшьләр, спорт һәм туристлык эшләре министры Марат Бәриев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфкать Тәхәветдинов алдылар. Бүләкне Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Александр Абрамов тапшырды.
16.01.2010
Электрон рәвештә дәүләт хезмәтләрен күрсәтү һәр торак пункт өчен дә, шул исәптән авылларда да ачык булырга тиеш. Бу турыда Татарстан Республикасының Мәгълүматлашыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясе утырышында Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов белдерде. Ведомство коллегиясе 2009 елда эш нәтиҗәләренә һәм 2010 елга алга куелган бурычларга багышланган иде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры сүзләренә караганда, мәгълүматлаштыруны алга таба үстерү, инфокоммуникацион хезмәтләрне кулланышка кертү өчен,”Электрон Татарстан” проектын комплекслы рәвештә тормышка ашырырга кирәк. Электрон рәвештә дәүләт хезмәтләрен күрсәтү өлкәсендә ведомствоара бәйләнешләрне ныгытырга кирәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов.
15.01.2010
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов 2009 елдагы кулланучылар җәмгыятьләре эшчәнлеге буенча йомгаклау киңәшмәсендә авылдагы шәхси өй алларының өстәмә керем чыганагы буларак югары роле турында сөйләде.
Киңәшмә Казан кооператив техникумы бинасында узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республика муниципаль районнары җитәкчеләре катнашты.
15.01.2010
2010 елда Татарстан Республикасында Глобаль финанс кризисы йогынтысының тискәре нәтиҗәләрен җиңеп чыгу буенча кисәтү чаралары региональ программасын тормышка ашыру 3 миллиард сум тәшкил итәчәк. Мондый мәгълүмат бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов үткәргән Тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча республика ведомствоара комиссиясе утырышында китерелде.

Битләр: << 2111 2112 ( 2113 ) 2114 2115 2116 2117 2118 2119 2120 >>