08.02.2010
2010 елда Уеннар авылы, 45 мең урынлык футбол стадионы, Спортның су төрләре сарае һәм ишү каналыннан кала, Казанда 2013 елда үткәреләчәк Бөтендөнья җәйге универсиадасының барлык спорт объектларын да тапшырырга планлаштыралар. Бу турыда бүген Казанда үткәрелгән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Татарстанның Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
06.02.2010
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында катнашты. Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында үткәрелде.
05.02.2010
Татарстан җитәкчелеге катлаулы 2009 елга яхшылап әзерләнде, бу республикага финанс кризисының тискәре нәтиҗәләрен киметергә мөмкинлек бирде. Бүген Россия Федераль салым хезмәте җитәкчесе Михаил Мокрецов Министрлар Кабинетында республика Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов үткәргән Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе коллегиясендә әнә шундый фикерне белдерде.
04.02.2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бүгенге утырышта Рөстәм Миңнехановка Татарстан Республикасы Президенты вәкаләтләрен бирде.
Аның кандидатурасы 27 гыйнвар көнне Россия Презилденты Дмитрий Медведев тарафыннан кертелгән иде.
30.01.2010
“Әкият” татар дәүләт курчак театры төзелеше 2010 елда тәмамланачак. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Ул, аерым алганда, 2009 елның финанс ягыннан бик авыр булганын һәм республиканың, кайбер инвестиция проектларының мөһимнәрен генә калдырып, берничәсен гамәлгә ашыруны чикләвен билгеләп үтте. Әлеге барлык проектлар да Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан билгеләнгән.
30.01.2010
2010 елда Татарстан Республикасы өчен торакны кулланышка кертү буенча еллык бирем узган ел дәрәҗәсендә – 2 млн. кв. метр күләмендә билгеләнде. Бүген бу турыда республикада торакны кулланышка кертү һәм капиталь ремонт ясау буенча киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Андрей Ясько хәбәр итте.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында Татарстанның барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында үтте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
30.01.2010
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Җиңүнең 65 еллыгы алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту мәсьәләсенә Ветераннар берләшмәсенең урындагы оешмаларын җәлеп итәргә тәкъдим итте. Бүген бу турыда ул торакны кулланышка кертү һәм капиталь ремонт ясау буенча республика киңәшмәсендә әйтте. Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәт бинасында республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында үтте.
28.01.2010
Кытайның Экспорт-Импорт банкы (The Export-Import Bank of China) Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның Давоста әлеге банк җитәкчелегенә бүген тәкъдир иткән берничә инвестиция проекты белән кызыксынып китәргә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез: эш сәфәре белән хәзерге вакытта Давоста (Швейцария) булып, бүген иртән Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Кытайның Экспорт-Импорт банкы рәисе Ли Руогу әфәнде белән очрашты. Очрашу барышында сүз Татарстаннның икътисади потенциалы, кайбер тармакларының алдагы үсеше турында барды.
28.01.2010
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Давоста (Швейцария) берничә эшлекле очрашу уздырачак.
Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясенең 27-29 нчы гыйнвар көннәрендә Давоста 40 нчы Бөтендөнья икътисади форум эшендә катнашуын искәртәбез.
27.01.2010
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Давостагы Бөтендөнья икътисади форумга нигез салучы Клаус Шваб әфәнде белән очрашты.
Очрашу барышында сүз дөнья икътисады хәле, икътисади кризистан чыгу перспективалары һ.б. турында барды.