Яңалыклар

04.03.2010
Түбән Камадагы нефть эшкәртү һәм нефтехимия заводлары комплексын бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов карады. ТР Хөкүмәте башлыгы күкерт җитештерү мәйданчыгында булды, чистарту корылмалары, цехара эстакадалар, насос станцияләре төзелеше белән танышты.
03.03.2010
"Мәскәү банкара валюта биржасы" ЯАҖ һәм Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек турында килешү бүген Мәскәүдә (Федерация Советы бинасында) имзаланды.

Имзаларны Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм ММВБ президенты Константин Корищенко куйдылар.
03.03.2010
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов кичә, 2нче март көнне, сәләтле яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм күрсәтү буенча "Кадрлар резервы" проекты финалистлары белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды. Чарага "Кадрлар резервы" проектының 19 финалисты чакырулы иде.
02.03.2010
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе коллегиясе утырышында катнашты.

Коллегия видеоконференция тәртибендә узды. Чарада республиканың барлык муниципаль районнары да катнашты.

Узган ел башкарылган эшләргә хисап тотып ведомство җитәкчесе Рәис Мөбарәкшин чыгыш ясады.
02.03.2010
Татарстанда яше 10 елдан артык булган җиңел машиналар саны 194,5 мең тәшкил итә. Ул хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта журналистларга ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Власов хәбәр итте.
02.03.2010
Татарстандагы тормыш дәрәҗәсе Европаның урта күрсәткечләренә җавап бирсен өчен, республика бюджеты, кризиска кадәрге чор белән чагыштырганда, икеләтә артырга тиеш. Мондый бәяне ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың икътисад министры Марат Сафиуллин бирде. Министр хәзерге вакытта Татарстанда яңа программа эшләнә дип хәбәр итте. Әлеге программа быел тәмамлана торган 2005-2010 елларга республиканың социаль-икътисадый үсеш программасына алмашка киләчәк.
02.03.2010
Татарстан Республикасында "Fiat - Sollers" автозаводын төзү һәм автокомпонентларны китерүчеләр паркын үстерү мәсьәләләре бүген ТР Хөкүмәт Йортында каралды.

Киңәшмәне Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов уздырды.
01.03.2010
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов 2013 ел Универсиадасына әзерлек кысаларында төзелгән чираттагы спорт объектын ачуда катнашты.

"Олимпиец" универсаль спорт комплексы (Казан, Горький шоссесы) Универсиадага ачылган спорт объектлары исемлегендә унберенче бина. 2013 елның җәендә биредә волейбол буенча ярышлар узар дип көтелә.
01.03.2010
Бүген "Татнефть" ААҖ директорлар Советының чираттагы утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Р.Н. Миңнеханов рәислек итте. "Татнефть" ААҖнең гыйнвар бюджеты башкарылуы тикшерелеп, 2010 елның март аена бюджеты расланды.
01.03.2010
Татарстан Республикасы хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре Советының XXXIV сессиясендә катнашты.

Утырышта шулай ук республика министрлары, РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан комитетлары вәкилләре катнашты.

Әлмәт муниципаль районының 2009 елдагы эшчәнлеге белән районның башкарма комитет җитәкчесе Мансур Хафизов чыгыш ясады.

Битләр: << 2101 2102 2103 2104 2105 2106 2107 ( 2108 ) 2109 2110 >>