Яңалыклар

20.03.2010

Татарстан Республикасында капиталь ремонт эшләре 38 муниципаль берәмлектә 392 йортта бара. Бүген эшләр 5 муниципаль районда: Азнакай, Яңа Чишмә, Теләче, Тукай һәм Чирмешән районнарында башланмаган. Ул хакта бүген капремонт һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча үткәрелгән киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Хөснуллин хәбәр итте.

Киңәшмә видеоконференция тәртибендә узды. Чарада барлык муниципаль берәмлекләр дә катнашты. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.


20.03.2010

Җиңүнең 65-еллыгы алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү кысаларында Татарстан Республикасында 1849 ветеран торак шартларын яхшырткан. Шул исәптән 2010 елның гыйнварыннан бирле яшәү шартларын 1563 кеше яхшы якка үзгәрткән.

Ул хакта бүген капиталь ремонт үткәрү һәм торакны файдалануга тапшыру мәсьәләләре буенча үткәрелгән киңәшмәдә ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин белдерде. Киңәшмә видеоконференция тәртибендә узды. Чарада барлык муниципаль районнар да катнашты. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

20.03.2010

Татарстан Республикасында бөтенсезон чаңгы шуу комплексын төзү перспективалары турында бүген ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә сөйләштеләр. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Проектны “Комплексное энергоразвитие” ҖЧҖ белгечләре (КЭР-холдинг, Казан) тәкъдим итте.

19.03.2010
Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнаша.

Утырыш Кировта уза. Ул Идел буе төбәкләрендә балалар, өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар хокукларын яклау буенча дәүләт сәясәтен тормышка ашыру мәсьәләләренә багышлана. Моннан кала, утырыш барышында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65-еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек мәсьәләләре дә каралачак.
18.03.2010
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов VII Мәскәү халыкара химия саммитында чыгыш ясады. Исегезгә төшерәбез: саммит Россия фәннәр академиясе һәм Россия эшкуарлар берлеге ярдәме белән Мәскәү хөкүмәте, Россия химиклар берлеге тарафыннан үткәрелә.
18.03.2010
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов VII Мәскәү халыкара химия саммиты эшендә катнаша. Саммитны Россия фәннәр академиясе һәм Россия эшкуарлары берлеге ярдәме белән Мәскәү Хөкүмәте, Россия химиклар берлеге оештыра.
17.03.2010

2013 елда Казанда узачак җәйге Универсиаданың халыкара матбугат үзәге Мәскәү урамындагы Боз cараенда урнашачак. Мондый карарга Казанда 2013 елда узачак Бөтендөнья җәйге универсиаданы массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту мәсьәләләре буенча эшлекле төркем әгъзалары килде. Алар Универсиаданың берничә объектын карап чыкты.

17.03.2010
“СОГАЗ” иминиятләштерү төркеме Татарстан Республикасының иминият хезмәтләре базарында үз эшчәнлеген киңәйтергә тели. Ул хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда иминиятләштерү төркеменең идарә рәисе Вадим Янов белдерде.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

17.03.2010
Бүген ТР Министрлар Кабинетында Казанда “Җиңү” Бөтенроссия хәрби-спорт уенының финалына әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды. Утырышны ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов үткәрде.
17.03.2010
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә язгы ташуга бәйле гадәттән тыш хәлләрне кисәтү чаралары һәм Татарстанда гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча Территориаль ярдәмче система көчләре һәм чараларының 2010 елгы язгы ташуга әзерлегенә багышланган киңәшмә узды.

Битләр: << 2101 2102 2103 2104 ( 2105 ) 2106 2107 2108 2109 2110 >>