Яңалыклар

07.04.2010
Исерек хәлдә автобус йөртүне тыючы махсус җайланмаларны мәктәп автобусларында урнаштыру эше дәвам итәчәк. Ул хакта бүген юл куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде. Утырышны ТР Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Шамил Гафаров үткәрде.
07.04.2010
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда Татарстан Республикасында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65-еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышын уздырды.
07.04.2010
Яшәү шартларын яхшыртуга мохтаҗ булганнар исемлегенә 2005 елның 1нче мартына кадәр баскан Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү эше Татарстан Республикасында оешкан төстә бара. 2010 елның 1нче апреленә булган мәгълүматлар буенча 19 ветеранга торак бирелмичә калган иде, 6нчы апрельдә торак алмыйча калган ветеран 5әү булган булса, хәзер инде бу мәсьәләләр тулысынча хәл ителгән.

Ул хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе төбәкләр үсеше министры Виктор Басаргинга видеоконференция тәртибендә узган киңәшмәдә җиткерде.
07.04.2010
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Яр Чаллыга эшлекле сәфәр кыла.

Сәфәр барышында республика башлыгы "Ватан-ана" мемориаль комплексына һәм Мәңгелек ут янына чәчәкләр салачак.

Алга таба Татарстан Президенты 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65-еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнү һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының пленар утырыш эшендә катнашачак.
07.04.2010
Казансуның уң як ярын уңайлыклар белән тәэмин итү концепциясен бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдим иттеләр.

Тәкъдир итү вакыйгасы Казан Ратушасында узды. Чарада Казан мэры Илсур Метшин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры вазифаларын башкаручы Марат Хөснуллин, ТР экология һәм табигый ресурслар министры вазифаларын башкаручы Әгъләм Садретдинов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары вазифаларын башкаручы - "Татинвестгражданпроект" дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Ирек Фәйзуллин, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева һ.б. катнашты.

Проектны "Одис" сәүдә-сәнәгать төркеменең (Йошкар-Ола) генераль директоры Александр Одинцов тәкъдим итте.
06.04.2010
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов авиацион эшчәнлек өлкәсендә Россиянең дәүләт сәясәте мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты.

Чара Ульяновск шәһәрендә, "Авиастар-СП" ЯАҖ предприятиесендә узды.

Киңәшмәне Россиянең куркынычсызлык Советы сәркатибе Николай Патрушев үткәрде.
06.04.2010
Иске автомобильләрне утильләштерү программасы үтәлешенә багышланган киңәшмәне бүген ТР Хөкүмәт Йортында ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов үткәрде.

Исегезгә төшерәбез: әлеге программа 8нче мартта старт алган иде.
06.04.2010
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе җитәкчесе Марсель Имамовны ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия конкурсында җиңүе һәм "2009 ел Россия Федерациясе Пенсия Фонды лидеры" исемен алуы белән тәбрикләде.
06.04.2010
Идарә итүче кадрлар әзерләү программасы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР икътисад министры вазифаларын башкаручы Марат Сафиуллин сөйләде.

Россия Федерациясе халык хуҗалыгы оешмалары өчен кадрларны әзерләүче әлеге Президент программасы - республика дәүләт кадрлар сәясәтенең бер өлеше.
05.04.2010
Татарстан башкаласында газ бетәчәк. Бу Казанның Ямашев проспекты һәм Декабристлар урамы киселешендә юл чишелешенең төзелеше белән бәйле.

Әлеге темага Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә сөйләштеләр. Киңәшмәне ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов үткәрде.

Киңәшмәдә шәһәрнең газ хезмәтләре вәкилләре, ТР гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча эшләр министрлыгы вәкилләре, Казан шәһәре районнары хакимият башлыклары катнашты.

Битләр: << 2091 2092 2093 2094 2095 2096 2097 2098 2099 ( 2100 ) >>