Яңалыклар

10.04.2010

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан университетыннан башка республиканың инновацион икътисадын төзеп булмый дип саный. Бу хакта ТР башлыгы бүген КДУның Актлар залында узган Казан (Идел буе) федераль университеты Гыйльми советының чирттан тыш утырышында белдерде.

10.04.2010

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Россия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко белән очрашты.

Исегезгә төшерәбез: Андрей Фурсенко Татарстан башкаласына Казан дәүләт университетының утырышында катнашырга дип килде. Әлеге утырышта Казан (Идел буе) федераль университетының яңа ректорын игълан итәчәкләр.

“Бүген Татарстан тарихында һәм республиканың фәнни мәктәбе тормышында җитди вакыйга булачак, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Безнең күпъеллык хыялыбыз чынга ашты – Казан дәүләт университеты федераль университет дәрәҗәсен алды”.

10.04.2010

Бүген Казанда ТР Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы, комиссия рәисе Равил Моратов җитәкчелегендә торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүдә гражданнарның законлы мәнфәгатьләрен һәм хокукларын тәэмин итү буенча Республика ведомствоара комиссиясенең беренче утырышы узды.

10.04.2010

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада торакларны капиталь ремонтлау, шулай ук, 2010 елда торак тапшыру барышын, шул исәптә Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү буенча эшләрне уңай бәяләде.

09.04.2010
РФ оборона министрлыгы Үзәк конкурс комиссиясенең эш нәтиҗәләре бүген ТР чакырылыш комиссиясе утырышы кысаларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында ясалды.

Исегезгә төшерәбез: Татарстанга визиты кысаларында комиссия әгъзалары апрельның 5есеннән алып 9ына кадәр республикада гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм язгы чакырылышны үткәрү эшләрен бәяләде.

Эш нәтиҗәләре белән утырышта катнашучыларны конкурс комиссиясе рәисе генерал-лейтенант Сергей Николенко таныштырды.
09.04.2010
Бүген Казан Кремлендә узган очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Мобиль ТелеСистемалар” (МТС) ААҖ президенты Михаил Шамолин хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында сөйләште.

Михаил Шамолин компаниянең соңгы биш елда Татарстан Республикасы территориясендә инфраструктурасын үстерүгә 200 млн. доллар керткәнен хәбәр итте. 2010 елга планнар арасында – тагын якынча 600 млн. сум инвестицияләү.
09.04.2010
Татарстан Республикасында эшсез гражданнар саны 67,9 мең кеше тәшкил итә. Ел башыннан бирле  эшсезләр саны  беренче тапкыр кимеде. Ул хакта бүген тормыш дәрәҗәсен арттыру һәм керемнәрне легальләштерү буенча республика ведомствоара комиссиясе утырышында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары вазифаларын башкаручы Клара Таҗетдинова хәбәр итте. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов үткәрде.

Чара һәрвакыттагыча ТР Хөкүмәте Йортында видеоконференция тәртибендә узды. Утырышта республиканың барлык муниципаль районнары да катнашты.
09.04.2010
VIII Бөтенроссия авыл спорт уеннарын үткәрүгә Алабуга инфраструктурасының әзерлеге турында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка җиткерделәр.

Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында узды. Әлеге киңәшмәдә ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры вазифаларын башкаручы Марат Барыев, ТР финанслар министры вазифаларын башкаручы Радик Гайзатуллин, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов һ.б. затлар катнашты.

Вәзгыять турында Алабуга башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хәнифов сөйләде.
09.04.2010
Кичә Россия cпорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министрлыгында ведомство башлыгы Виталий Мутко Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.

Виталий Мутко очрашуны Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президенты вазифасына билгеләү белән рәсми котлаудан башлады.
08.04.2010
Кичә, 7нче апрель көнне, Яр Чаллыга эшлекле сәфәре вакытында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "КамАЗ" ААҖнең җитештерү объектларын карады.

Бу Рөстәм Миңнехановның "КамАЗ" ААҖенә республика Президенты буларак беренче тапкыр килүе.

Битләр: << 2091 2092 2093 2094 2095 2096 2097 2098 ( 2099 ) 2100 >>