Яңалыклар

31.03.2010

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева белән очрашты. Очрашуда ТР Президент Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы – ТР мәдәният министры вазифаларын башкаручы Зилә Вәлиева катнашты.

30.03.2010
Татарстан Республикасында 15нче апрельдән алып 14нче майга кадәр федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге юлларда хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк. Традицион рәвештә үткәрелә торган язгы чикләүнең максаты - юлларны һәм юл объектларын катлаулы язгы чорда саклап калу.

Ул хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары вазифаларын башкаручы Азат Галиәхмәтов хәбәр итте.

Брифинг видеоконференция тәртибендә узды. Чарада республиканың барлык муниципаль районнары да катнашты.
30.03.2010
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка ике автоматлаштырылган системаны тәкъдим иттеләр.

Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында узды.

ТР икътисад министры вазифаларын башкаручы Марат Сафиуллин максатчан программаларны исәпкә алу буенча дәүләт автоматлаштырылган системасын һәм капитал салулар программасын формалаштыру һәм аны күзәтү буенча мәгълүмати-аналитик системаны тәкъдим итте.

Аның сүзләренчә, әлеге системаларны кабул итү белән "республикада идарә итү эшләре яңа дәрәҗәгә чыга алачак".
30.03.2010
Пенсияләр һәм айлык акчалата түләүләрнең артуы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта РФ Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлеге җитәкчесе Марсель Имамов сөйләде.

Хезмәт пенсиясе 2010 елның 1нче апреленнән 6,3%ка артачак.

Социаль пенсия һәм барлык дәүләт пенсияләре дә 8,8%ка артачак.
29.03.2010
Татарстан Республикасы Президенты ТР Президенты һәм ТР Министрлар Кабинеты эшчәнлеген яктырту вазифаларын ТР Президенты матбугат хезмәтенә күчерү турындагы Указга кул куйды. Татарстан Президенты матбугат хезмәтенең яңа җитәкчесе - Андрей Кузьмин. Моңа кадәр ул ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәтен җитәкләде.
29.03.2010
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ директорлар Советы утырышы узды.

Утырышны Татарстан Президенты - "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ директорлар Советы рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Утырышта Россия Фәннәр Академиясе академигы Илья Моисеев чыгыш ясады. Аның чыгышы ягулыклар индустриясе һәм нефтехимия мәнфәгатьләрендәге бактериаль синтез мәсьәләләренә багышланган иде.
29.03.2010

Бүген Татарстан Республикасы Президенты, "Татнефть" ААҖ директорлар Советы рәисе Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" ААҖ директорлар Советының чираттагы утырышын үткәрде. Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йорты бинасында узды. Утырыш барышында гыйнвар һәм февраль айларында компания бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре ясалды, 2010 елның апреленә һәм икенче кварталына бюджет расланды, "Татнефть" ААҖнең 2009 елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм кризиска каршы чаралар Программасының үтәлеше каралды.

27.03.2010
2010 елның 25нче апреленнән 15нче сентябренә кадәр Татарстан Республикасында “Курорт” планы үткәреләчәк. Әлеге план кысаларында ТР буенча эчке эшләр министрлыгы гражданнарның күмәкләшеп ял итү урыннарына аеруча зур игътибар юнәлтәчәк, елга һәм башка сулыкларда гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар профилактикасы үткәреләчәк.

Моннан кала, су коену сезоны башлану белән “Акватория” операциясе дә старт ала.

Ул хакта бүген хокук бозулар профилактикасы буенча хөкүмәт комиссиясе утырышында ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары – ТР буенча эчке эшләр министрлыгының иҗтимагый куркынычсызлык милициясе башлыгы Евгений Дәүләтшин хәбәр итте.

Утырыш видеоконференция тәртибендә узды. Чарада республиканың барлык муниципаль районнары да катнашты. Утырышны ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов үткәрде.
26.03.2010
Бүген, 26нчы март көнне, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының үз вәкаләтләрен туктату турындагы гаризасын кабул итте һәм республика Хөкүмәтенә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының яңа составы формалашканчыга кадәр эшне дәвам итәргә күрсәтмә бирде.
26.03.2010
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты каршындагы физик культура һәм спорт, югары ирешүләр спорты, 2014 елда Сочида узачак XXII кышкы Олимпия уеннары һәм XI кышкы Паралимпия уеннарына әзерләнү һәм аларны үткәрү, 2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадага әзерләнү һәм аны үткәрү буенча Совет утырышында катнаша.

Совет утырышы Сочида (Краснодар крае) узачак, аны Россия Президенты Дмитрий Медведев үткәрәчәк.

Битләр: << 2101 ( 2102 ) 2103 2104 2105 2106 2107 2108 2109 2110 >>