Яңалыклар

27.01.2010
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Давоста (Швейцариядә) сәфәрдә, анда ул 40 нчы Бөтендөнья икътисади форум ачылуында катнашачак.
Давостагы хәзерге форум лозунгы – «Планета хәлен яхшыртырга: яңадан мәгънәсенә төшенергә, яңадан планлаштырырга, дөньяны яңадан төзергә».
Форум 2500 катнашучыны – дөньяның эре компанияләренең, хөкүмәтләренең, халыкара һәм халыкара булмаган оешмаларының лидерларын, танылган икътисадчыларын җыячак.
26.01.2010
2010 елның ноябрь аенда Яр Чаллыдагы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсен реконструкцияләү эшләрен, шул исәптән югары технологияле җиһазларны урнаштыру һәм монтажлауны тәмамлау күздә тотыла. Реконструкциянең икенче этабын төгәлләү өчен булган финанслауның гомуми күләме 2,2 млрд. сум тәшкил итә.
26.01.2010
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә Татарстан Республикасының Хокук бозуларны профилактикалау буенча хөкүмәт комиссиясе утырышы узды.
Утырышның төп темасы - эчке эшләр органнарында учетта торган һәм төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә һөнәр ала алмаган балигъ булмаган балаларны укыту мәсьәләсе турында фикер алышу булды.
26.01.2010
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында үткән брифингта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов математикадан бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) биремнәре төзелешендәге үзгәрешләр турында хәбәр итте.
“Математикадан биремнәр төзелеше үзгәрәчәк – әлеге предметтан БДИ җавапларын чамалау белән бәйле мисаллар кимрәк, чыгарылыш укучыларының иҗади башлангычы белән бәйле биремнәр саны күбрәк булачак”, - дип белдерде Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры.
26.01.2010
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәтенә 2009 елда күрсәтелгән финанс ярдәм өчен рәхмәтен белдерде. Бу турыда ул бүген Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәләре коллегияләренең уртак утырышында хәбәр итте.
Утырыш “Ак Барс” мәдәни үзәгендә узды, анда Россия финанслар министры урынбасары Антон Силуанов катнашты.
25.01.2010
Бүгенге көндә кече һәм урта бизнес икътисад үсеше өчен җитди резерв булып тора. Бүген бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча комитетның коллегия утырышында хәбәр итте.
Коллегия Казандагы ИТ-парк бинасында узды.
25.01.2010
Бүген Казанда “Метроэлектротранс” МУП һөнәри лицее базасында автомобиль йөртү осталыгына өйрәтү автодромы ачылды. Ачу тантанасында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
25.01.2010
Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин Җиңүнең 65-еллыгы алды көннәрендә республикада яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча комментарий бирде.
Айрат Шәфигуллин сугыш ветераннарының торак шартларын яхшырту эшенең план кысаларында алып барылуын хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, Татарстанда “программаны киңәйттеләр, “Арзан торак” программасында катнашу аша, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды аша торакны балалар белән бергә алу мөмкинлеген булдырдылар”.
25.01.2010
Бөек Ватан сугышы ветераннары алдындагы торак шартларын яхшырту өлешендәге йөкләмәләрне Җинү Көне алдында Россия Федерациясенең 16 субъекты үтәде инде. Бу турыда Россия субъектлары җитәкчеләре белән видеоконференция режимындагы киңәшмәдә Россия Федерациясенең региональ үсеш министры Виктор Басаргин белдерде.
Татарстан Республикасыннан киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.
23.01.2010
Бүген Наркотикларның законсыз әйләнеше белән көрәшү буенча федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсендә 2009 елда ведомство эше нәтиҗәләре буенча коллегия узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы мәдәният министры Зилә Вәлиева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев катнаштылар.

Битләр: << ( 2111 ) 2112 2113 2114 2115 2116 2117 2118 2119 2120 >>