29.12.2009
Бүген Казанда, Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында, Татарстан Республикасы һәм Горький тимер юлы – “Россия тимер юллары” (“РЖД”) ААҖ арасындагы хезмәттәшлек кысаларында, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Горький тимер юлы - “РЖД” ААҖ филиалының җитәкчесе Анатолий Лесун ике документка кул куйдылар.
Бу - 2010 елда Татарстан Республикасы территориясендә халыкка шәһәр яны транспорты хезмәтен күрсәтүне оештыру турында килешү һәм Татарстан Республикасы белән “РЖД” ААҖ арасында 2010 елда Татарстан Республикасы шәһәр яны поездларында тимер юл транспортының социаль хезмәтләрен алучы гражданнарны ташу турында килешү.
29.12.2009
Бүген мәдәният учреждениеләренә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева яңа автомобиль ачкычларын тапшырдылар.
Тапшыру тантанасы “Казан” милли-мәдәни үзәге каршындагы мәйданда узды. Мәдәният учреждениеләре автопаркын 33 автомашина тулыландырды – 27 “Fiat Ducato” маркасы һәм 6 “НефАЗ” автомобиле.
29.12.2009
2010 елда “Алабуга” махсус икътисади зонасы инфраструктурасы объектларының беренче чиратын төзүгә финанслау күләме 1,5 млрд.сум тәшкил итәчәк. Шул исәптән, 1 млрд. сум – федераль бюджеттан һәм 500 млн. сум – Татарстан Республикасы бюджетыннан.
Бу турыда бүген “Алабуга” махсус икътисади зонасын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә “Алабуга” сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисади зона ААҖ генераль директоры Василий Кудряшов хәбәр итте.
Киңәшмә Татастан Республикасы Хөкүмәте Йортында үтте, аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
29.12.2009
Кичә, 28 нче декабрь көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов Казан шәһәре Идел буе районы балалар йорты тәрбияләнүчеләрен якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады.
Ул 45 тәрбияләнүчегә баллы бүләкләр, ноутбук һәм төсле принтер тапшырды, барысына да ныклы сәламәтлек, уңышлар, шатлык һәм елмаюлар теләп калды. “Һәрберегезнең дә бик талантлы булуын беләм, үз талантыгызны үстерегез, чөнки аннан киләчәгегез, уңышыгыз һәм безнең туган Татарстанның киләчәге тора,” – дип әйтте ул.
28.12.2009
Бүген Татартан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Казанда, Оренбург трактында, “Южный” яңа автовокзалын тантаналы ачуда катнашты.
Әлеге объект төзелеше “2006-2013 елларга Татарстан Республикасы транспорт комплексын үстерү” республика максатчан программасын тормышка ашыру кысаларында алып барылды. Программа Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан төзелде, һәм аның буенча Казанда автовокзаллар челтәрен һәм төп шәһәрара автомагистральләрендә автостанцияләр төзү күздә тотыла.
28.12.2009
2010 елда Татарстан Республикасы Россия һәм чит ил белем бирү һәм фәнни үзәкләрендә кадрлар әзерләү программасын (“Алгарыш” программасы) дәвам итәчәк.
Бүген бу турыда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов Россия һәм чит ил белем бирү һәм фәнни үзәкләрендә кадрлар әзерләү һәм яңадан әзерләү комиссиясе утырышы ахырында хәбәр итте.
Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узды.
28.12.2009
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм муниципаль районнар арасында 2012 елларга нәтиҗәлелеккә бәя бирү күрәткечләренең, индикаторларының планлаштырылган кыйммәтләренә ирешү һәм дөньякүләм финанс кризисының халыкның яшәү сыйфатына һәм дәрәҗәсенә тискәре тәэсирен җиңеп чыгу буенча җирле үзидарә органнары эшчәнлеген чагылдыра торган күрсәткечләр, индикаторлар кыйммәтләренә ирешү турында кул кую процедурасы башкарылды.
Кул кую процедурасын Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
27.12.2009
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Казан метро төзүчеләренә дүшәмбе 28 декабрь көнне 400 млн. сум акча күчереләчәген вәгъдә итте, акча бүлеп бирү турында документка инде кул куелган. Бу турыда ул бүген Казан шәһәре Авиатөзелеш районының (“Соцгород” микрорайоны) “Авиатөзелеш” метро станциясендә үткәрелгән “Алтынчәч” тоннель үткәрү комплексын тантаналы ачу чарасында хәбәр итте.
Мин сезнең налоглар түләгәндә дә, хезмәт хакын түләгәндә дә проблемаларыгыз булуын беләм, диде Рөстәм Миңнеханов метро төзүчеләр алдында чыгыш ясаган вакытта, әмма кризиска карамастан, безнең тоннель үткәрүче машиналарыбыз эшләргә, Казан метросы төзелергә тиеш.
26.12.2009
2009 елда Татарстан Республикасында хезмәт итүгә 13 мең, 2008 елда – 9,5 меңнән бераз гына артык, 2007 елда – 7,5 меңгә якын граждан чакырылган һәм гаскәрләргә озатылган. Бу турыда Татарстан Республикасының хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе утырышында Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр итте. Утырыш республиканың барлык муниципаль районнарын тоташтырып, видеоконференцэлемтә режимында узды, аны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов үткәрде.
25.12.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру академиясенең 15 еллыгына багышланган “Кеше эшчәнлегенең һәрбер сферасында инновацион технологияләр төзү һәм кулланышка кертү белән бәйле мәсьәләләр чишүдә хөкүмәтнеке булмаган фәнни-иҗтимагый оешмалар роле” Халыкара конференциясендә катнашты.