Яңалыклар

17.12.2009
Бүген “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Алексей Савинов Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләренә “ЗИЛ” янгын сүндерү машиналары һәм “УАЗ” урман патруле автомобильләре ачкычларын тапшырдылар.
Шуны әйтеп үтәбез: 17 янгын сүндерү машинасы - республика бюджеты, 30 урман патруле машинасы федераль бюджет акчасына сатып алынды.
16.12.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры – фондның Попечительләр советы рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фондының Попечительләр советы утырышын үткәрде.
Төп доклад белән “Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды” (ТР ИВФ) дәүләт коммерцияле булмаган оешмасының генераль директоры Айнур Әйделдинов чыгыш ясады.
Ул, аерып алганда, ТР ИВФ портфеленең бүгенге көндә 113 инновацион проектны үз эченә алуы турында хәбәр итте. Аларның яртысы рәсмиләштерелгән интеллектуаль милек стадиясенә җиткерелгән, 25 % - сынау-гамәлгә кертү, 25 % - фәнни-эзләнү, сынау һәм конструктор эшләре стадиясендә.
16.12.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея” республика конкурсы һәм “Идея-1000” инновацион проектлар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләде. Бүләкләү тантанасы “Пирамида” мәдәни күңел ачу комплексында (Казан) узды.
Конкурс финалистлары һәм кунаклар алдында чыгыш ясаганда, Татарстан Республикасы Хөкүмәт башлыгы бүген республикада Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фондының биш еллык эшчәнлеген билгеләп үтүләре турында искәртте. Бу вакыт эчендә Россия венчурлы инвестицияләр базарында республиканы таный башладылар, диде Рөстәм Миңнеханов.
16.12.2009
Татарстан Республикасы Төркия Республикасының бизнес-структура вәкилләре өчен үзара отышлы проектларны тормышка ашыру, уртак җитештерү эшләрен оештыру һәм Россия Федерациясенең башка регионнарына киңәйтү буенча плацдармына әверелергә мөмкин.
Бу турыда Татарстан Республикасының Хөкүмәт Йортында үткән Төркия Республикасының Казандагы консулы Әхмәт Тута әфәнде белән очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белдерде.
16.12.2009
Республика компанияләре – газ җиһазларын җитештерүчеләр Индонезия базарына тәкъдим ителергә мөмкин. Бу турыда сишәмбе, 15 декабрь көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның Индонезиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы хокуклы Илчесе Хәмид әфәнде Авалуддин белән очрашуында сүз барды.
15.12.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында Россияне 2018-2022 елгы футбол буенча дөнья чемпионатын үткәрү хокукына ия булу тәкъдиме кысаларында “Россия-2018” гариза бирү комитетының экспертлар төркеме делегациясе белән очрашты.
“Россия-2018” гариза бирү комитетының экспертлар төркеме делегациясе Татарстан каласына бүген кич белән килеп җитте. Визит максаты – Россия җиңеп чыккан очракта, 2018 яки 2022 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты уздырылачак стадион өчен урын билгеләү.
15.12.2009
Быел Татарстанда яшәүче 14-25 яшьләрдәге 157 кеше талантлы яшьләргә ярдәм итү буенча Россия Федерациясе Президенты премиясенә лаек булды.
Бүген “Пирамида” мәдәни күңел ачу үзәгендә республиканың иң талантлы яшьләрен һәм Татарстанның киләчәк интеллектуаль элитасын тәрбияләгән укытучыларны тәбрикләделәр. Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, югары уку йортлары ректорлары һ.б. рәсми шәхесләр катнашты.
15.12.2009
Татарстан Республикасында Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы нәтиҗәләрен ясау кысаларында 21 декабрь Казанда алты 2013 елгы Универсиада спорт объекты ачылачак. Бу турыда бүген Башкарма хакимият федераль органнары, Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимият органнарының эшчәнлеген координацияләү һәм тикшерү, шулай ук 2013 елда Казанда XXVII Бөтендөнья универсиадасын әзерләү һәм үткәрү белән бәйле бирелгән органнар һәм башка оешмалар арасында үзара хезмәттәшлекне тәэмин итү буенча ведомствоара эш төркеменең утырышында Татарстан Республикасы премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.
15.12.2009
Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында үткән брифингта Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов журналистларга Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республика делегациясенең Бахрейнга (2009 елның 6-7 декабре) һәм Австриягә (2009 елның 9-11 декабре) визиты нәтиҗәләре турында сөйләде.
Ул 10 декабрь көнне Австриянең башкаласы Венада Сәнәгать үсеше буенча БМО оешмасы (ЮНИДО) белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек турында Меморандумга кул куелуын искәртеп үтте. Документка ЮНИДО генераль директоры Кандэ Юикелла әфәнде һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов кул куйдылар.
14.12.2009
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Химград” (Казан) технополисы үсеше сораулары буенча киңәшмә үткәрде.
“УК “Идея Капитал” ААҖ генераль директоры Альберт Кәримов әйтүенчә, технополис мәйданчыгында яңа резидентлар килүе дәвам итә, планлы рәвештә халыкара компанияләр белән сөйләшү эшләре алып барыла.

Битләр: << 2111 2112 2113 2114 2115 2116 ( 2117 ) 2118 2119 2120 >>