Яңалыклар

08.02.2012
Бүген Казанның “Корстон” комплексында, РФ Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе округы субъектлары буенча Баш идарә башлыклары һәм РФ ИФО субъектлары башкарма хакимиятләре органнарының гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы комиссияләре рәисләре катнашындагы уку-методик җыены кысаларында, РФ министрлыгының Идел буе төбәк үзәгенең 2011 нче елгы эшчәнлеге йомгакларына һәм 2012 нче елга яңа бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышы узды. Аның эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Президентының ИФО дагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Сухов, РФ Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш хәрби эксперты, генерал–полковник Павел Плат, РФ Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәк үзәге җитәкчесе, генерал-лейтенант Игорь Паньшин катнашты.
08.02.2012
Бүген Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе спорт манежында ТР Премьер-министры Кубогына янгын сүндерү-гамәли спорт буенча VIII Бөтенроссия ярышлары һәм Россия министрлыгының Идел буе төбәк үзәгенең янгын сүндерү-гамәли спорт буенча кышкы чемпионаты ачылды.
08.02.2012
Бүген “Казан ярминкәсе”ндә чираттагы Куркынычсызлык һәм элемтә форумы эшли башлады. Быел ул РФ Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Идел буе төбәк үзәге коллегиясенең ел йомгакларына багышланган утырышы кысаларында уза.
08.02.2012
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Балтач һәм Кукмара районнарына эш сәфәре кысаларында Кече Лыза авылындагы урта мәктәптә булды.
08.02.2012

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикабызның Балтач һәм Кукмара районнарына эш сәфәре кыла. Балтач районына сәфәр программасына Кече Лыза милли (удмурт) урта мәктәбендә һәм район Мәдәният үзәгендә булу керә. Балтач муниципаль районы Советы утырышында 2011 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары каралачак һәм 2012 елга бурычлар билгеләнәчәк.

07.02.2012
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Әгерҗегә эшлекле сәфәре вакытында яңа ачылган объектлар белән танышты. Башта ул “Бәләкәч” программасы буенча узган ел ахырында сафка баскан 260 урынлы балалар бакчасында булды. “2011 елда Әгерҗедә тагын өч бакчада өстәмә 200 урын булдырдык. Шулай итеп, шәһәрдә балалар бакчасына чират көткән 500гә якын нәнинең барысы да бакчалы булды. Хәтта күрше Удмуртиянең Кече Пурга район үзәгеннән 10 сабыйга Әгерҗе бакчасыннан урын сорап килгән әти-әниләрнең дә үтенечен канәгатьләндердек”, диде район башлыгы Фәрит Габбасов.
07.02.2012
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзәк хәрби округ гаскәрләре белән идарә итүче, генерал-полковник Владимир Чиркин белән очрашты.
07.02.2012
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Мәскәүдә Россия Президентына кандидат Владимир Путинның ышанычлы затлары белән очрашуында катнашты. Очрашуда кичә РФ Үзәк сайлау комиссиясе раслаган 500гә якын кеше катнашты.
07.02.2012
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Азнакай районында эш сәфәрендә булды. Сәфәрдә республика башлыгын ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, Азнакай муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов һ.б. рәсми затлар озатып йөрде.
07.02.2012
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Баулы муниципаль районында булды. Республика башлыгы берничә объект белән танышты һәм 2011 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2012 елга билгеләнгән бурычлар буенча Баулы муниципаль район Советы утырышында катнашты.

Битләр: << 1931 1932 1933 1934 1935 1936 1937 1938 ( 1939 ) 1940 >>