Яңалыклар

17.02.2012
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Мамадыш муниципаль районына сәфәрен 850 еллык тарихы булган Түбән Ушма авылыннан башлады. Түбән Ушма райондагы иң эре торак пункт санала. Биредә бүген 380 хуҗалык исәпләнә. Авылның икътисади-социаль үсешенә бирегә 3 ел элек инвестор булып килгән Рифат Мотыйгуллин зур өлеш кертә.
16.02.2012
Бүген ТР Алабуга районы Советының XIV сессиясендә 2011 елга нәтиҗә ясадылар. Сессиядә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы депутатлары, шулай ук республика ведомстволары һәм Алабуга преприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
16.02.2012
“Сәнәгать һәм энергетика куркынычсызлыгы сәнәгате зур үсештә булган Татарстан өчен гаять актуаль”. ТР Премьер- министры Илдар Халиков бүген Ростехнадзорның Идел буе идарәсенең ел йомгакларына багышланган киңәйтелгән киңәшмәсендә шулай дип белдерде. ТР Хөкүмәте йортында узган бу киңәшмәдә Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәт (Ростехнадзор) җитәкчесе урынбасары Светлана Радионова, ТР Премьер-министры урынбасары-энергетика министры Илшат Фәрдиев, эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һ.б. катнашты.
16.02.2012
Бүген Россия Федерациясе Президенты йөкләмәләрен башкаруга багышланган киңәшмәдә Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү, торак-коммуналь хуҗалык эшләре, коррупциягә һәм бер көнлек фирмаларга каршы көрәш мәсьәләләре каралды. Федерациянең барлык субъектлары белән видеоконференция режимында узган киңәшмәне РФ Президенты Дмитрий Медведев катнашты.
16.02.2012
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Польша Республикасы татарлары Халык мәдәният үзәге рәисе Ежи Шахуневич белән очрашты.
16.02.2012
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында Техник көйләү өлкәсендә тәңгәллекне бәяләү органнарының Бөтенроссия съездында катнашучылар белән очрашты. Съездда катнашу өчен Татарстан башкаласына РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Владимир Саламатов, РФ икътисади үсеш министры урынбасары Олег Фомичев һ.б. килде.
16.02.2012
Бүген иртәнге сәгать 10да депутатлар дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 26 нчы утырышына җыелды.
15.02.2012
Кичә Россия Премьер-министры Владимир Путин Чаллыга рәсми сәфәре кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.
15.02.2012
Кичә Россия Премьер-министры Владимир Путин Чаллыга рәсми сәфәре кысаларында Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашты һәм аңа РФ Хөкүмәте бүләген – Столыпин медален тапшырды.
15.02.2012
Бүген Россия Премьер-министры Владимир Путин Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе базасында 2025 елга кадәрге демографик сәясәтне гамәлгә ашыру һәм 2011 елда сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләү буенча төбәк программасы үтәлеше мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрә. Киңәшмәдә РФ вице-премьеры Владислав Сурков, РФ сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Татьяна Голикова, РФ Президентының Идел буе федераль округы буенча тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, Идел буе федераль округы төбәкләре җитәкчеләре, шулай ук видеоконференция режимында РФ субъектлары җитәкчеләре катнашты. Киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та чыгыш ясады.

Битләр: << 1931 1932 1933 1934 ( 1935 ) 1936 1937 1938 1939 1940 >>