Яңалыклар

09.02.2012
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия нәфис гимнастика федерациясе президенты Ирина Винер белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов, Россия җыелма командасы әгъзалары: күп тапкыр Ауропа һәм дөнья чемпионы Евгения Канаева, Ауропа һәм дөнья чемпионы Дарья Кондакова, Ауропа һәм дөнья чемпионы Дарья Дмитриева, I Олимпия яшүсмерләр уеннары чемпионы Александра Меркулова да катнашты.
09.02.2012
Татарстанда авылда эшкуарлыкка ярдәм күрсәтүнең яңа формаларын эзләячәкләр. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Игенчеләр сараенда узган ТР Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы куллану кооперативларының XII съездында әнә шулай дип белдерде.
09.02.2012
Страсбургта Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы Актуаль мәсьәләләр буенча комитетының чираттагы утырышы тәмамланды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе, Комитет рәисе урынбасары Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
09.02.2012
Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерме алтынчы утырышы 16 февральдә узачак. Бүген бу хакта Татарстан парламенты башлыгы урынбасары Александр Гусев җитәкчелек иткән Президиум утырышында хәбәр ителде.
08.02.2012
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Кукмара муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Республика башлыгы Кукмара шәһәр тибындагы бистәдә гражданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерү программасы кысаларында төзелгән яңа йортларны карады.
08.02.2012
Бүген Казанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенә хәрби байрак тапшыру тантанасы булды. Шулай ук байрак тапшыру тантанасында Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының баш хәрби эксперты Павел Плат, ТР Хөкүмәте беренче вице-премьеры Равил Моратов, шулай ук Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе шәхси составы катнашты.
08.02.2012
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан татарлары советы рәисе Рим Гиниатуллин белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов катнашты.
08.02.2012
Бүген Татарстан хөкүмәте рәисе Илдар Халиков Минзәлә муниципаль районында эшлекле визит белән булды. Ул Татарстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев белән авария хәлендәге йорттан күчерергә тиешле гаиләләр өчен салынучы 36 фатирлы йорт төзелешен, Садак бистәсендәге сугыш ветераннары өчен һәм социаль ипотека буенча өйләрне, “Бәләкәч” программасы буенча ремонтланучы бинаны карады.
08.02.2012
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Балтач районында булды. Президент бу җирлектәге визитын узган уку елында гына үзенең ишекләрен ачкан Кече Лыза авылында төзелгән яңа мәктәп белән танышудан башлады. Әлеге мәктәп бик кыска срокларда, фәкать 1 җәй эчендә халык соравы буенча салынды. Рөстәм Миңнеханов уку кабинетларында, спортзалда, ашханәдә булып, аларның җиһазлануына олы бәя бирде, укучылар һәм укытучылар белән сөйләшеп яңа уңышлар теләде. Балтачта исә ул иң беренче булып халык белән аралашты, шәхси эшмәкәрләр һәм сәнәгать предприятиеләре җитештергән товарлар күргәзмәсе белән танышып, аларга олы бәя бирде.
08.02.2012
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара муниципаль районында эш сәфәрендә. Республика башлыгы Кукмарада гражданнарны аварияле тораклардан күчерү программасы буенча Гафиятуллин урамында төзелгән йортларны карады.

Битләр: << 1931 1932 1933 1934 1935 1936 1937 ( 1938 ) 1939 1940 >>