Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Икътисад, Сәнәгать һәм сәүдә, Энергетика министрлыкларының 2011 ел йомгакларына багышланган уртак коллегиясе утырышында республика икътисады алдында торган мөһим бурычларга тукталды. Аның ассызыклавынча, нефть, газ, нефть химиясе алга таба да Татарстан икътисадының “локомотив”ы булып калачак. Президент бу өлкәдә “ТАНЕКО” , “Аммоний” комплексларының зур роль уйнаячагын ассызыклап, үзебезнең нефтехимия предприятиеләрендә җитештерелгән полимерларның башка тармакларны үстерү өчен нигез булуын ассызыклады.