Яңалыклар

21.02.2012
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Теләче муниципаль районында булды. Биредә республика башлыгы берничә объект белән танышты.
21.02.2012
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Теләче муниципаль районында булды. Биредә ул Теләче муниципаль районы вәкиллекле органы утырышында катнашты. Анда 2011 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре каралды һәм 2012 елга бурычлар билгеләнде.
21.02.2012
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында республика массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашты. Россиядәге сәяси вазгыять, төбәк башлыкларын турыдан-туры сайлау системасына яңадан кайту, социаль сәясәт, Бердәм дәүләт имтиханы, пенсия яшен арттыру, ТР тарихи - мәдәни мирасы елында башкарыласы эшләр, авылларны саклап калу һ.б. ике сәгатькә сузылган очрашуда күтәрелгән төп темалар булды. Очрашуның ил язмышындагы мөһим этап – РФ Президентын сайлаулар алдыннан узуы бу теманы да читтә калдырмады.
21.02.2012
ТР Премьер-министры Илдар Халиков Зәй муниципаль районына эш сәфәре кысаларында гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасы буенча төзелгән йортта (Макаров урамы, 22) яшәүче гаиләләрдә булды.
20.02.2012
Бүген Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көненә багышланган Мәүлид кичәсе үтте. Чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәте оештырган иде.
20.02.2012
Бүген район депутатлары 2011 елда Югары Ослан муниципаль районының социаль-икътисади үсешенә нәтиҗә ясады һәм 2012 елга планнар буенча фикер алыштылар. Муниципаль вәкиллекле органының хисап утырышында ТР Дәүләт Совтеы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
20.02.2012
Татарстан территориясендә “Россия тимер юллары”ның инвестиция проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүген Мәскәүдә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның “Россия тимер юллары” ААҖ президенты Владимир Якунин белән очрашуында күтәрелде.
20.02.2012
Былтыр гомуми юрисдикция (ТР Югары Суды, шәһәр һәм район судлары, мировой судлар) судлары 728 мең 397 эшне караган, бу 2010 ел белән чагыштырганда 5 процентка күбрәк. Бу хакта бүген Казанның “Гранд отель Казан” кунакханә комплексында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында узган ТР судьялары конференциясендә төп доклад белән чыгышы ясаган Татарстан Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев хәбәр итте. Ул хәбәр иткәнчә, һәр эштә ике заттан да ким булмаган. Шул рәвешле, һәр өченче татарстанлы судопроизводство орбитасына эләккән.
20.02.2012
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “ТАНЕКО” ААҖндә киңәшмә үткәрде. Анда сафка кертелә торган комплекс объектларын файдалану һәм проектны алга таба үстерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
18.02.2012
Бүген Әтнә муниципаль районы Советы депутатлары 2011 елга нәтиҗә ясады һәм 2012 ел планнары буенча фикер алышты. Хисап утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Битләр: << 1931 1932 ( 1933 ) 1934 1935 1936 1937 1938 1939 1940 >>