Яңалыклар

06.03.2012
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында язның тәүге бәйрәме - 8 Март уңаеннан хатын-кыз журналистлар белән очрашты. Очрашу башында республика башлыгы соңгы вакытта илдә һәм республикада күп кенә вакыйгалар булып узуын, бүгенге очрашуның гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашуда яхшы мөмкинлек булуын ассызыклады.
05.03.2012
4 мартта узган РФ Президентын сайлауларда Татарстан халкы зур активлык күрсәткән. Сайлаучыларның 83,02 проценты участокларга килеп гражданлык бурычын үтәгән. Аерым муниципалитетларга килгәндә, Апас, Әтнә, Актаныш, Әлки, Буа, Теләче, Чирмешән, Нурлат районнарында бу күрсәткеч 99 проценттан артык. Шул ук вакытта Казанның Идел буе, Мәскәү районнарында сайлаучыларның 65 проценттан артыграгы гына тавыш биргән. Сайлауларда катнашкан татарстанлыларның 82,70 проценты “Бердәм Россия”дән кандидат Владимир Путинга, 9,66 проценты коммунистлар лидеры Геннадий Зюгановка, 2,93 проценты үз-үзен тәкъдим иткән Михаил Прохоровка тавыш биргән. ЛДПР лидеры Владимир Жириновский исә 2,23 процент, “Гадел Россия”дән тәкъдим ителгән кандидат Сергей Миронов 1,76 процент тавыш җыйган. Путинга иң зур ышанычны Нурлат районы күрсәткән. Ул биредә сайлаучыларның 99,19 процент тавышын җыйган. Бу юлы дәгъвалар, Үзәк сайлау комиссиясе рәисе белдергәнчә, узган сайлаулар белән чагыштырганда аз да түгел, күп тә түгел. ТР Үзәк сайлау комиссиясенә шундый 51 гариза алынган.
05.03.2012
Бүген Бакуда ТР Премьер-министры Илдар Халиков белән Әзербайҗан гадәттән тыш хәлләр министры Кемаледдин Гейдаров очрашуында Татарстанга визит вакытында кабул ителгән карарларны үтәү буенча фикер алыштылар. Очрашу Татарстан делегациясенең Әзербайҗан Республикасына эш сәфәре кысаларында узды.
05.03.2012
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Әзербайҗан Республикасына эш сәфәре кысаларында Бакуда Әзербайҗан Премьер-министры Артур Раси-Заде белән очрашты.
05.03.2012

Әзербайҗанга эш визиты белән килгән ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан делегациясе әгъзалары белән бергә Бакуда Гейдар Алиев каберенә, Милли лидерның хатыны истәлегенә куелган мемориалга һәм Һәлак булган батырлар аллеясындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салды.

05.03.2012

Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Бакуда Әзербәйҗан Президенты Илһам Алиев белән очрашты.

05.03.2012
ТР Премьер министры Илдар Халиков ике көнлек эш сәфәре белән Әзербәйҗанга килде. Гейдар Алиев исемендәге Баку халыкара аэропортында Татарстан Хөкүмәте җитәкчесен Әзербәйҗанның гадәттән тыш хәлләр министры Кемаледдин Гейдаров, Россиянең Әзербәйҗандагы Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Владимир Дорохин, Татарстанның Әзербәйҗандагы даими вәкиле Наил Зарипов каршылады.
04.03.2012
Бүген ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев җәмәгате Сәкинә ханым белән Казандагы 57 нче сайлау участогында РФ Президентын сайлап тавыш бирделәр.
04.03.2012
Бүген – РФ Президентын сайлау көнендә - ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәләл җефете Луиза ханым белән Казанның 116 нчы лицеенда урнашкан 42 нче сайлау участогында тавыш бирде.
04.03.2012
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев белән очрашты. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда республикадан ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов катнашты.

Битләр: << 1921 1922 1923 1924 1925 ( 1926 ) 1927 1928 1929 1930 >>