Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда 45 мең тамашачыга исәпләнгән яңа футбол стадионының төзелеш мәйданчыгында булды һәм төзелеш штабында киңәшмә үткәрде, анда стадионны җиһазландыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хезмәт ветераны Гомәр Исмәгыйль улы Усмановка Татарстан Республикасы бүләген тапшырды. Бүләк Казан Кремленең камин залында тапшырылды.
Бүген Россия сәнәгать һәм сәүдә министры вазифаларын башкаручы Денис Мантуров Казанда Татарстанның оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсендә узган киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.