“Алабуга” махсус икътисади зонасы тагын 4 резидент –компания белән тулыланды. Күптән түгел махсус икътисади зонаның ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган Күзәтүчеләр советы утырышында “Армстронг Билдинг Продактс”, “РМА Рус”, “ЭкоТехнологии-Алабуга”, “Ист Болт Елабуга” ҖЧҖ резидент статусы бирергә тәкъдим ителде. Әлеге компанияләр теркәлгәннән соң, “Алабуга” МИЗындагы резидент-компнияләр саны 29 га җитә. Бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта “Алабуга” МИЗының генераль директоры Тимур Шаһивәлиев журналистларны яңа резидентлар белән якыннан таныштырды, үсештәге төп күрсәткечләр хакында бәян итте.