ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы язгы ташу чорына әзерлек эшләрен узган еллар тәҗрибәсен һәм быелгы гидрометеорологик шартларны истә тотып алып бара. Бу эштә иң заманча технологияләр җәлеп ителә. Алар ярдәмендә, мәсәлән, һәр торак пункт, урам, йорт, анда яшәүче өчен бу чорның ничек узачагын фаразларга ярдәм итүче җентекле карта эшләнә. Шушы һәм язгы ташу белән бәйле гаять җаваплы чорга әзерлек хакында бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта журналистларга ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко сөйләде.