Яңалыклар

12.03.2012
Квалификацияле кадрлар әзерләү, күчмә составны яңарту, республиканың эре сәнәгать предприятиеләреннән йөк ташуга заказлар алу. Әлеге мәсьәләләр бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның “Татарстан логистикасы һәм автомобильләрдә йөк ташу” коммерцияле булмаган партнерлыгы вәкилләре белән очрашуы вакытында күтәрелде. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда Премьер-министр урынбасары -ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкат Миңнеханов һ.б. катнашты.
12.03.2012
Валерий Чершинцев Татарстанның Тәтеш районы башлыгы итеп сайланды. Аның кандидатурасын район башлыгы вазифасына ТР Премьер-министры Илдар Халиков тәкъдим итте. Тәтеш муниципаль районы Советы утырышында район советы депутатлары бу карарны хуплап Валерий Чершинцев өчен тавыш бирде.
12.03.2012
Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Мәскәү өлкәсе Хөкүмәте арасындагы сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешү иртәгә, 13 март көнне имзаланачак. Килешүгә кул кую тантанасы Мәскәү өлкәсе Хөкүмәтенең утырышлар залында, Красногорк шәһәрендә узачак. Чара online тәртибендә трансляцияләнәчәк.
11.03.2012
“Югары Ослан районы җитәкчелеге алдында җитди бурычлар тора”, - дип белдерде бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков республиканың Югары Ослан муниципаль район Советы утырышында.
11.03.2012
Агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында Татарстанда 438 мең кв метр мәйданда торак сафка бастырылган. Шуның 102 мең кв метры социаль ипотека программасы буенча төзелүче йортларга, 180 мең кв метрдан артыгы - күпфатирлы инвестицияле торак төзелешенә, 154 мең кв метры- шәхси торак төзелеше өлешенә туры килә.
08.03.2012
Бүген “Алабуга” махсус икътисади зонасы Күзәтүчеләр советының чираттагы утырышында азык-төлек, автомобиль, төзелеш һәм станоклар төзү өлкәсендәге дүрт яңа проект каралды. Чара ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Утырышта, аерым алганда, РФ Төбәкләр үсеше министрлыгының Махсус икътисади зоналар һәм проектларны финанслау департаменты директоры урынбасары Вадим Третьяков, “Алабуга” махсус икътисади зонасы генераль директорының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Вера Гогишвили, “Алабуга” махсус икътисади зонасының потенциаль резидентлары булган компания вәкилләре катнашты.
07.03.2012
Кадерле хатын-кызлар!
Сезне язның күркәм бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән чын йөрәктән тәбрик итәм!
07.03.2012
“Торак-коммуналь хуҗалыкның эшчәнлеге - халыкның хакимияткә мөнәсәбәтен билгеләүдә мөһим индикатор. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сораштырулары нәтиҗәләреннән күренгәнчә, торак-коммуналь өлкәдәге вазгыять халык өчен сәламәтлек саклау, мәгарифтән дә алдарак -һәрвакыт беренче позициядә тора”. Бүген “Корстон”да Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыру программаларының үтәлеше һәм халыкка күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү буенча бурычлар билгеләүгә багышланган республика киңәшмәсендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.
06.03.2012
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Әзербайҗан башкаласы Бакуда азык һәм төзелеш сәнәгате предприятиеләрендә булды.ТР Хөкүмәте җитәкчесен һәм Татарстан делегациясе әгъзаларын Әзербайҗан гадәттән тыш хәлләр министры Кемаледдин Гейдаров озатып йөрде.
06.03.2012
Премьер-министр Илдар Халиков җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Әзербәйҗанга эш сәфәре барышында Габала шәһәрендә булып, биредәге консерв заводы һәм пианино фабрикасы белән танышты.

Битләр: << 1921 1922 1923 1924 ( 1925 ) 1926 1927 1928 1929 1930 >>