Бүген Татарстан Республикасы Югары Судында, ТР Суд департаменты идарәсе коллективына яңа җитәкчене тәкъдим иттеләр. Бүгеннән башлап, әлеге вәкаләтләрне Җәүдәт Салихов башкарачак. Аны яңа вазифага кабул итү һәм моңарчы 1998 нче елдан башлап суд департаменты идарәсе башлыгы булып эшләгән Җәүдәт Сәлаховны озату чарасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Федерациясе Югары Суды каршындагы Суд департаменты генераль директоры урынбасары – Хәрби судлар эшчәнлеген тәэмин итү буенча Баш идарә башлыгы Алексей Слотюк, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев, ТР буенча баш федераль инспектор Рөстәм Идрисов, Татарстан район судлары рәисләре катнашты.